“Яшел Планета 2012” Халыкара балалар экологик форумы буенча Гран-При

2012 елның 12 ноябре, дүшәмбе

Мәскәүдә, Россия Федерациясе Президенты Администрациясендә, Халыкара әйләнә-тирәлекне саклау көненең 40-еллыгына бәйле рәвештә, “Яшел Планета 2012” Халыкара балалар экологик форумы булып узды.

Форумны оештыручы – балаларның “Яшел Планета” бөтенроссия иҗтимагый экологик хәрәкәте – илнең Марина Медведева җитәкчелегендәге иң эре экологик оешмасы.

Анда Россиянең һәм чит илләрнең иҗтимагый экологик оешмаларыннан барлыгы 300 кеше катнашты.

Форум кысаларында экологик белем бирү белән актив шөгыльләнүче дәүләт хакимияте структуралары билгеләп үтелде.

Россиянең барлык регионнары арасыннан бер Татарстан Республикасы гына үз регионының табигый байлыкларын саклауны тәэмин итүче җитәкчеләр билгеләнә торган “Яшел мөлкәт” номинациясендә бүләкләнде. Шулай итеп, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгы Халыкара Форум буенча Гран-При алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International