“ТАИФ-НК” ААҖ нефть эшкәртү заводының Авыр калдыкларны тирән эшкәртү буенча яңа комплексы нигезенә беренче ташны салу
2012 елның 9 ноябре, җомга
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңлеханов Түбән Кама шәһәрендәге “ТАИФ-НК” ААҖ нефть эшкәртү заводының Авыр калдыкларны тирән эшкәртү буенча яңа комплексы нигезенә беренче ташны салды. Тантанада Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров та катнашты.
Яңа комплекс зур экологик әһәмияткә ия булачак. Мәсәлән, нефтьне чистарту нәтиҗәсендә ел саен 112 мең тонна элементар күкерт җитештереләчәк, – ә элек ул дизель ягулыгы һәм бензин составында кала да, соңыннан атмосферага чыга иде.
Комплекс иң яңа Veba Combi Cracking технологиясе буенча, аны дөньяда беренче тапкыр индустриядә кулланучы буларак эш итәчәк. Анда ел саен 2,7 млн тонна гудрон – “ТАИФ-НК” заводының ЭЛОУ-АВТ корылмасында нефть эшкәртүнең авыр калдыгы эшкәртеләчәк, нәтиҗәдә Евро-5 стандартлы 2 млн тонна дизель ягулыгы, гранулланган күкерт, пропан һәм бутан газ фракцияләре, нафта алынып, эшкәртүнең артабангы этапларына озатылачак.
Бу комплекс Түбән Камадагы “ТАИФ-НК” заводын заманчалаштыруның азаккы этабы булып тора. Ул нефть эшкәртүнең авыр калдыкларын якты углеводородларга әверүгә хезмәт итәчәк. Комплексны сафка бастыру белән, “ТАИФ-НК” заводында республика нефтеннән якты нефть продуктлары җитештерүнең өлеше 95% булачак.