Кама Аръягында “Мәктәбемнең саулыгы”

2012 елның 23 октябре, сишәмбе
Узган атнада, “Мәктәбемнең саулыгы” фәнни-практик проекты кысаларында, Түбән Кама шәһәренең Балалар экология-биология үзәгендә укучылар өчен Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама Аръягы территориаль идарәсенә экскурсия үткәрелде.
Экскурсия барышында укучылар әйләнә-тирәлекнең сыйфатына күзәтчелек лабораториясенең эше, үлчәү приборлары, шәһәрдәге атмосфера һавасына автоматик контроль системасының диспетчерлык пункты белән таныштылар.
Шул ук көнне Кама Аръягы территориаль идарәсе башлыгы Рафис Зәйнуллин, уртак чаралар үткәрү планын тикшерү өчен, Балалар экология-биология үзәге педагоглары белән очрашты.

Кама Аръягы территориаль идарәсе материаллары буенча.
Министрлыкның матбугат хезмәте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International