“Җир хартиясе” скверы ачылды

2012 елның 19 октябре, җомга

Бүген Казанның 7нче гимназиясе территориясендә “Җир хартиясе” скверын ачу булып узды. Бу чарага Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы партнерлык итте. Сквер 7нче гимназия башлангычы белән, Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасының Тотрыклы үсеш институты, “Җир хартиясе” Халыкара инициативасы һәм “Экологик сәясәт һәм мәдәният үзәге” бөтенроссия иҗтимагый оешмасы ярдәмендә ачылды.

7нче гимназия территориясендә 200ләп чыршы үсентесе утыртылды, аларның күп өлешен балалар макулатура җыйган акчага сатып алганнар иде. Гимназия директоры Любовь Коченеваның сүзләренә караганда, өлкән класс укучылары бу чарага зур кызыксыну белән кушылганнар, агач үсентеләрен алырга питомникка да үзләре барганнар. Ачылу тантанасында 4нче классларның катнашуы бик символлы булды, чөнки киләсе елда өлкән классларга күчкәч, гимназия территориясен яшелләндерүгә алар да актив кушылачак.

Мәктәп балаларының мондый чараларда катнашуы аларда актив гражданлык позициясе тәрбияли, экологик культура иңдерә, табигатьне саклау эшенә җәлеп итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International