Видеоконференция режимында Татарстан Юстиция министрлыгы коллегиясенең “Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының 2012-2014 елларда коррупциягә каршы көрәш буенча комплекслы республика программасын үтәүгә контроль буенча үз вәкаләтләрен тормышка ашыруы турындагы” киңәйтелгән утырышы булып узды. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгыннан утырышта министрның беренче урынбасары – Татарстан Республикасының табигатьне саклау буенча баш дәүләт инспекторы Рөстәм Камалов һәм режим, мобилизацион әзерлек, гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр секторының башкаручы белгече Рөстәм Чанышев катнашты.
Утырышта катнашучыларга Татарстан Юстиция министрлыгының 2012-2014 елларда коррупциягә каршы көрәш буенча комплекслы республика программасын (арытаба – республика программасын) үтәүгә контроль буенча үз вәкаләтләрен 2012 елның 9 аенда ничек тормышка ашыруы турында белешмә бирелде. Утырышта шулай ук “Коррупциягә каршылык өлкәсендә дәүләт идарәсен камилләштерүгә бәйле рәвештә Россия Федерациясенең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү турындагы” №329-ФЗ Федераль законын республиканың муниципаль берәмлекләрендә үтәү буенча эш нәтиҗәләре анализланды. Тармак-ара һәм муниципаль норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый акт проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрүне оештыру, шулай ук дәүләти һәм муниципаль берәмлек органнарындагы коррупциягә каршы көрәш комиссияләренең эшчәнлеге мәсьәләләре һәм республика программасында каралган башка мәсьәләләр җентекләп тикшерелде.
Коллегия нәтиҗәләре буенча 2012-2014 елларда коррупциягә каршы көрәш буенча комплекслы республика программасын тормышка ашыру эшен көчәйтүгә юнәлтелгән чараларны үз эченә алган карар кабул ителде.
Министрлыкның матбугат хезмәте