Файдалы казылма запаслары буенча территориаль комиссия (ТКЗ) утырышы

2012 елның 16 октябре, сишәмбе

    Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Минераль чимал һәм су ресурслары идарәсе белгечләре файдалы казылма запаслары буенча территориаль комиссия утырышында катнаштылар, ул Татарстан буенча Җир асты байлыкларыннан файдалану идарәсендә үткәрелде.

    Утырышта эксперт комиссияләренең түбәндәге хисап материаллары буенча нәтиҗәләре каралды:

1. “Кукмара киез басу комбинаты” ААҖнең гамәлдәге су алгычындагы җир асты суларының эксплуатацион запасын бәяләү.

2. “Казаньзернопродукт” ААҖнең Кайбыч районы Колаңгы бистәсендә урнашкан гамәлдәге су алгычы файдалана торган җир асты сулары участогының эксплуатацион запасларын бәяләү.

3. “ВАМИН Татарстан” ААҖнең “Арча сөт комбинаты” филиалының су алгычы файдалана торган җир асты сулары участогының эксплуатацион запасларын бәяләү.

4. “Генерирующая компания” ААҖ филиалы “Балкыш” санаторий-профилакторие өчен шифалы минераль сулар буенча эзләү-бәяләү эшләре.

 

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International