Узган шимбәдә Казан, Яшел Үзән, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләренең бала тудыру йортлары территорияләрендә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы “Атадан – улга” дип аталган агач утырту акциясе үткәрде.
Акциядә булачак ата-аналар, шулай ук балалары бала тудыру йортлары яки балалар больницалары патронажында булган ата-аналар катнашты. Сәламәтлек оешмаларының территорияләрендә 1000нән артык куак, ылыслы һәм яфраклы агач үсентесе утыртылды.
Казанда “Атадан – улга” акциясенә шәһәрнең барлык бала тудыру йортлары җәлеп ителде. Мәсәлән, Республика клиник больницасының Перинаталь үзәге территориясендә яшь ата-аналар, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе хезмәткәрләре (идарә башлыгы Илһам Сабиров җитәкчелегендә), “Бердәм Россия” партиясе вәкилләре декоратив токымлы озын кәүсәле агачлар һәм миләш үсентеләре утырттылар.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсендә “Атадан – улга” акциясе идарә башлыгы Айрат Насыйбуллин һәм Чаллы ш. Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Илнур Шәрәфетдинов катнашында узды. Акциягә барлыгы 110 кеше җәлеп ителде, алар 100 агач үсентесе утырттылар.
Әлмәт шәһәренең бала тудыру йорты территориясендә уздырылган акциядә 46 булачак ата миләш һәм чыршы үсентеләре утыртты. Акциядә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе башлыгы Рәмил Низамов та катнашты. Тормышның дәвам итүен, буыннар бәйләнешен гәүдәләндерүче яңа скверны да “Атадан – улга” дип атарга карар иттеләр.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама Аръягы территориаль идарәсе һәм “Нижнекамсклес” идарәсе хезмәткәрләре 50 миләш, чыршы, сәрби үсентесе утырттылар. Агач утырту акциясендә шулай ук Кама Аръягы территориаль идарәсе башлыгы Рафис Зәйнуллин, Түбән Кама шәһәр һәм район башкарма комитеты вәкилләре, бала тудыру йорты мөдире катнашты. Булачак ата-аналар, балалары бала тудыру йорты яки балалар больницасы патронажында булган ата-аналар да һәркайсы үз агачын утырта алды.
Министрлыкның матбугат хезмәте