ГОСТ Р 54964-2012 “Ярашлылыкны бәяләү. Күчемсез милек объектларына экологик таләпләр” 2013 елның 1 мартыннан гамәлгә кертелә. Документ күчемсез милек объектларының сыйфатын тәэмин итү һәм күчемсез милек объектының әйләнә-тирәлеккә һәм кешегә йогынтысына таләпләрне унификацияләү буенча эшләрне башкаруга ярдәм итү буенча комплекслы системаны тормышка ашыру өчен норматив-методик базаны формалаштыра.
Стандарт төзелеш тармагының мәнфәгать һәм ихтыяҗларын экологик рәвештәге киң таләпләр белән яраштыра, шулай ук Россиядә күчемсез милек объектларын проектлау, төзү һәм файдалану барышында экологик куркынычсызлыкны мотлакан тәэмин итү системасын булдыру юлында беренче адым булып тора.
Милли стандарт үз эченә күчемсез милек объектларына булган берничә экологик таләпне, шул исәптән легаль чыганаклы һәм экологик чиста төзелеш материалларын, эффектлы энергия чыганакларын куллануны, суны бәрәкәтле сарыф итүне һәм төзелеш калдыкларын актив файдалануны ала.
Россия Федерациясе экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Ринат Гыйззәтуллинның билгеләп үтүенчә, расланган стандартның төп бурычы – төзелештә катнашучыларның заказчылар һәм проектлаучылардан алып мастерларга кадәр булган барысына да төзелешкә карата экологик таләпләрнең ориентирларын җиткерү. “Стандартны гамәлгә кертү төзелеш барышында әйләнә-тирәлеккә салына торган зыянны минимумга кадәр кыскартырга мөмкинлек бирәчәк”, – ди ул.
РФ ТБМ сайты материаллары буенча
Министрлыкның матбугат хезмәте