Өлкәннәр декадасы

2012 елның 8 октябре, дүшәмбе

Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгы Халыкара өлкәннәр көнендә үз хезмәт ветераннарын котлады.
Халыкара өлкәннәр көнен 1 октябрьдә бөтен дөньяда үткәрәләр. Ул 1990 елның 14 декабрендә БМО Генераль Ассамблеясы башлангычы белән кертелгән. Чараларның максаты – җәмгыятьнең өлкән яшьтәгеләргә мөнәсәбәтен үзгәртү.
Өлкәннәр көне – без өлкән буынга аерата ихтирам күрсәтә торган игелекле һәм якты көн ул. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм аның территориаль идарәләре ел саен бу көнгә багышлап махсус программа әзерлиләр.
Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Рөстәм Камалов, өлкән яшьтәгеләргә мөрәҗәгать итеп, аларга әйләнә-тирәлекне саклау системасын камилләштерү буенча уңышлы уртак эшләре өчен рәхмәт белдерде, барсына да ныклы сәламәтлек, бәхет, озын гомерләр теләде.
Әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендәге уңышларга югары квалификацияле белгечләрнең – игелекле эшләренә чын күңелдән бирелгән профессионалларның армый-талмый эшләве нәтиҗәсендә ирешелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International