2012 елның 1 июненнән 30 сентябренә кадәр Татарстанда республиканың Экология табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан, Татарстан Эчке Эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясе идарәсе белән берлектә, “Саф һава” операциясе үткәрелде.
Операциянең максаты булып төтен газларында агулы матдәләр һәм сөрем артык микъдарда булган автотранспорт чараларын ачыклау һәм алардан файдалануны чикләү, автомобиль транспортыннан файдаланучы предприятие һәм оешмаларның атмосфера һавасын саклау өлкәсендәге норматив-хокукый актларның таләпләрен үтәүләрен тикшерү, шулай ук транспорт чаралары ияләрен табигатьне саклау законнарын бозган өчен административ җаваплылыкка тарту торды.
Операция барышында Татарстанның 46 предприятиесе тикшерелде (2011 елда 31 предприятие иде). Линиягә чыгуларда 420 автомобильгә инструменталь контроль ясалды, шулардан 46 автомобиль, ягъни барысының 10,9%ы, билгеләнгән нормативларга туры килмәде (2011 елда – 223, 10 һәм 4,5% иде).
Автомагистральләрдә министрлык белгечләре, ТР Эчке эшләр министрлыгының юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясе идарәсе инспекторлары белән берлектә, 5595 автомашинаны тикшерделәр (2011 елда 5387 иде), һәм 709 автомашинада (12,7%та) агулылык һәм төтенлелек нормаларыннан ашып китү ачыкланды (2011 елда 17,2% иде).
Операция башланганнан алып республика предприятиеләрендә һәм автомагистральләрдә барлыгы 6015 автомашина тикшерелде (2011 елда 5610 иде), шулардан 755 автомашина яки 12,5%ы (2011 елда 936 һәм 16,7% иде) пычраткыч матдәләр һәм төтен газлары чыгару нормативларына туры килмәде.
Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә төтен газларында пычраткыч матдәләр нормативлардан ашу булган транспорт чараларыннан файдаланган һәм аларны линиягә чыгарган өчен, ягъни һаваны саклау законнарын бозган өчен 733 административ беркетмә төзелде, шуларның 24е – вазифа башкаручыларга карата, 709ы – физик затларга карата иде.