Дәүләти һәм муниципаль заказларны урнаштыру буенча укулар

2012 елның 5 октябре, җомга

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре “Муниципаль районнардагы һәм шәһәр округларындагы контроль-исәп органнарының, шулай ук дәүләти һәм муниципаль заказларны урнаштыру буенча Татарстан Республикасының дәүләт власте һәм җирле үзидарә органнарында төзелгән һәм үз эшчәнлекләрен шуларда алып бара торган бердәм комиссияләрнең эшен оештыру” дигән тема буенча Татарстан Мәдәният министрлыгында узган практик семинар-киңәшмәдә катнаштылар.
Бу өйрәнү семинарын үткәрүнең актуальлеге дәүләт власте органнары (җирле үзидарә органнары) белгечләренә “Дәүләти һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен товарлар кайтартуга, эшләр башкаруга, хезмәтләр күрсәтүгә заказларны урнаштыру турындагы” Федераль закон (21.07.2005 № 94-ФЗ) таләпләрен аңлату кирәклегенә бәйле.
Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International