Бүген Россия Федерациясе Су ресурслары федераль агентлыгында Идел-Кама каскады сусаклагычларының эш режимнарын көйләү буенча тармак-ара оператив төркемнең чираттагы утырышы булып узды. Анда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Минераль чимал һәм су ресурслары идарәсе башлыгы Илдар Фәттахов катнашты.
Утырышта Идел-Кама бассейнының гидрологик торышы һәм су хуҗалыгы хәлләре турында мәгълүмат, 2012 елның октябрендә һәм дүртенче кварталында сусаклагычларга су килү турында Росгидромет прогнозы каралды.
Шулай ук Идел-Кама каскады гидроузелларының 2012 елның 11 октябреннән 10 ноябренә кадәрге эш режимнары буенча утырышта катнашучыларның тәкъдимнәре тикшерелде.
Министрлыкның матбугат хезмәте