“Чисталык дәресе” республика акциясе йомгаклары

2012 елның 1 октябре, дүшәмбе

27 сентябрь көнне Татарстан Республикасының барлык гомуми, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларында, “Планетаны чүп-чардан чистартыйк” бөтендөнья акциясе кысаларында “Чисталык дәресе” дигән экологик белем бирү акциясе үткәрелде. Ул Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Хезмәт, шөгыль һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан, Татарстанның муниципаль районнары һәм шәһәр округлары администрацияләре белән хезмәттәшлектә оештырылды.
Республиканың 1700дән артык гомуми белем бирү оешмасында укучы кече, урта һәм өлкән мәктәп яшендәге 25 меңнән артык бала Татарстанда әйләнә-тирәлекне саклауның торышы һәм кирәклеге турындагы белешмәләр белән танышты. Укучыларга экология буенча күп кенә кызыклы һәм мавыктыргыч сораулар бирелеп, тулы җаваплар алынды.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары, Татарстанның табигатьне саклау буенча баш дәүләт инспекторы Рөстәм Камалов “Чисталык дәресен” Әлмәт ш. 24нче мәктәбенең 5-6 класс укучылары өчен үткәрде. Анда шулай ук Татарстанның районара табигатьне саклау прокуроры Илсур Гыйльметдинов, министрлыкның Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе башлыгы Рәмил Низамов, Татарстан буенча Россия табигать күзәтчелеге идарәсенең су һәм җир ресурсларына күзәтчелек бүлегенең баш эксперт-белгече Елена Пужайчереда, Татарстанның Хайваннар дөньясы объектларын саклау идарәсе белгече Игорь Егоров катнашты.
Казан ш. Авиатөзүчеләр районындагы 33нче аерым предметларны тирәнтен өйрәнүле урта белем бирү мәктәбендә “Чисталык дәресен” Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрының әйләнә-тирәлекне саклау буенча урынбасары Андрей Калайда үткәрде.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрының инвестиция-инновация эшчәнлеге буенча урынбасары Равил Кузюров Казан ш. Идел буе районының 144нче аерым предметларны тирәнтен өйрәнүле урта белем бирү мәктәбендә укытучы сыйфатында булып алды.
Балалар педагог-экологларны кызыксыну белән тыңладылар, актив рәвештә сораулар бирделәр, фикер алышуда катнаштылар.
“Чисталык дәресе” республикада әйләнә-тирәлекне саклау, санитар-экологик хәлне яхшырту проблемаларына гына багышланмаган иде, анда яшь буынга “чисталык” сүзенең тирәнрәк мәгънәсен аңлату да булды (ул урам, ихата, подъезд чисталыгы гына түгел, барыннан элек халыкларның иң яхшы тарихи һәм мәдәни гадәтләренчә тәрбияләнгән, туган як табигатен саклауга сәләтле шәхеснең рухи байлыгы һәм чисталыгы булып тора).
“Чисталык дәресе”, беренче тапкыр буларак, Татарстан министрлыклары һәм тармакларының, Татарстан буенча федераль башкарма хакимият органнарының, Казан районара табигатьне саклау прокуратурасының, Татарстан районара табигатьне саклау прокуратурасының, Идел-Кама табигый биосфера дәүләт тыюлыгының, “Түбән Кама” милли паркының һәм комплекслы табигый дәүләт заказникларының киң даирә белгечләрен җәлеп итеп үткәрелде.
Акциядә Татарстан Республикасының депутатлар корпусы вәкилләре, югары уку йортлары укытучылары, Татарстанның академик һәм тармак институтлары хезмәткәрләре актив катнашты.
200дән артык белем оешмасының китапханәләренә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан чыгарылган 1000 данә чамасы фәнни-популяр һәм укыту басмасы, шул исәптән “Татарстан Республикасының Кызыл Китабы”, “Тыюлыклы урыннар”, “Тирә-ягыбызның кече дөньясы”, “Татарстан Республикасының кошлары” һ.б.лар тапшырылды.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре “Чисталык дәресен” Чаллы шәһәренең, Тукай, Алабуга, Мамадыш, Менделеев, Әгерҗе, Актаныш, Минзәлә муниципаль районнарының 39 урта белем бирү йортында үткәрделәр.
Чаллы шәһәренең 51нче урта мәктәбендә 173 өлкән класс укучысы өчен дәресне Кама буе территориаль идарәсе башлыгы Айрат Насыйбуллин үткәрде.
Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназиядә дәресне “Проминдустрия” ҖЧҖ җитәкчесе Николай Атласов, предметларны тирәнтен өйрәнүле 32нче мәктәптә – Чаллы Ашыгыч ярдәм больницасының инженер-экологы Алия Гатауллина, 52нче мәктәптә – Чаллы инфекцион больницасының инженер-экологы Альбина Камалиева үткәрде. “Челныводоканал ЯАҖ” информацион-экологик үзәгендә күчмә дәрес оештырылды. Акциядә барлыгы 900ләп кеше катнашты.
Кама буе территориаль идарәсе белгечләре мәктәп китапханәләренә экологик эчтәлекле “Татарстан Республикасының Кызыл Китабы”, “Тирәк-як дөньябыз” китапларын һәм буклетлар бүләк иттеләр.
Төньяк территориаль идарә хезмәткәрләре “Чисталык дәресен” Татарстанның Арча, Кукмара, Балтач һәм Әтнә районнарында үткәрделәр. Акциягә барлыгы 159 бала җәлеп ителде.
Татарстанның Азнакай районы Чубар Абдул авылы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2нче һәм 4нче класс укучылары өчен “Чисталык дәресен” Ык буе территориаль идарәсе башлыгы Хәлил Мөстәкыймов үткәрде. Ык буе ТИ хезмәткәрләре бу акцияне Мөслим, Азнакай, Баулы һәм Ютазы муниципаль районнарының гомуми белем бирү оешмаларында үткәрделәр.
Идел-Кама территориаль идарәсе хезмәткәрләре “Чисталык дәресен” Татарстанның шушы идарәгә караган 6 муниципаль районында үткәрделәр.
Һәр мәктәпкә фәнни-популяр әдәбият: “Татарстан Республикасының Кызыл Китабы”, “Татарстан Республикасының аеруча саклаулы табигый территорияләре дәүләт реестры” һ.б.лар бүләк ителде. Акциягә барлыгы 160тан артык укучы җәлеп ителде.
Әлмәт шәһәренең 2нче лицеенда укытучы ролендә Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарә башлыгы Рәмил Низамов чыгыш ясады, ул мәктәп балаларына Татарстанның Кызыл Китабы, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының төп эш максатлары турында сөйләде, балаларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Шул исәптән балаларны Әлмәт шәһәренең экологик торышы кызыксындырды.
Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарә белгечләре дәресләрне 3 меңнән артык мәктәп баласы өчен үткәрделәр.
Кама аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре, балалар экологик-биологик үзәге педагоглары, Хайваннар дөньясын саклау идарәсе башлыгы белән берлектә, Татарстанның Түбән Кама, Зәй, Сарман муниципаль районнарының гомуми урта белем бирү мәктәпләрендә ачык экология дәресләре үткәрделәр.
Экологик аң формалаштыру һәм экологик культураны үстерү максатларында мәктәп балалары Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының һәм аның тармакларының табигатьне саклау эшчәнлеге белән таныштылар.
Аерым предметларны тирәнтен өйрәнүле 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучыларына әйләнә-тирәлеккә сак мөнәсәбәт турында Кама аръягы территориаль идарәсе башлыгы Рафис Зәйнуллин сөйләде. Акциядә барлыгы 538 кеше катнашты.
Идел аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре “Чисталык дәресе” республика акциясен Татарстанның Кама Тамагы, Кайбыч, Чүпрәле һәм Апас муниципаль районнарының гомуми белем бирү оешмаларында, шулай ук Буа ветеринар техникумында үткәрделәр.
Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International