Өйләнешүчеләр паркында өмә үткәрелде

2012 елның 10 сентябре, дүшәмбе

     8 сентябрьдә, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы ярдәме белән, Өйләнешүчеләр паркы территориясен чистарту һәм төзекләндерү буенча өмә үткәрелде, анда “Яшел парк” төркеменең башлангыч төркеме, “Эш лигасы” проекты, “Блогерлар чүп-чарга каршы” берлеге активистлары, Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре, шул төбәктә яшәүчеләр катнашты.

     Өмә барышында парк территориясе чүп-чардан һәм агач-могачтан чистартылды, 50 яңа чүп савыты һәм эскәмия урнаштырылды.

   Якын араларда җәмәгать оешмалары активистлары парк исеме язылган дугалы капкалар, шлагбаумнар урнаштырырга, сукмакларны төзәтергә исәп тоталар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International