“Нефть, газ. Нефть химиясе” XVIV халыкара күргәзмәсе ачылды

2012 елның 5 сентябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Равил Моратов “Нефть, газ. Нефть химиясе” дип аталган XVIV халыкара күргәзмәне ачты, ул 7 сентябрьгә кадәр эшләячәк. Ачылу тантанасында Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров та катнашты.

“Нефть, газ. Нефть химиясе” күргәзмәсе Россиянең иң эре региональ нефть-газ күргәзмәләре исәбенә керә, ул регионның экономик үсеше, технологик инфраструктура, илнең нефть-газ химиясе комплексы предприятиеләрен техник яктан яңарту өчен аерата әһәмиятле. Анда нефть һәм газ запаслары, аларны чыгару, ташу һәм эшкәртү буенча иң алдынгы Россия һәм чит ил предприятиеләре үзләренең нефть-газ индустриясе өчен булган иң яңа технологияләрен һәм җиһазларын күрсәтәләр.

Күргәзмә эшендә Россиянең 240тан артык предприятиесе, шулай ук 9 чит илдән – Азәрбайҗан, Беларусь, Германия, Дания, Кытай, Румыния, АКШ, Финляндия, Япониядән килгән компанияләр катнаша.

Күргәзмә кысаларында Иң яхшы экспонат, проект яки техник чишелеш конкурсы булып үтте, аны Татарстан Промышленность һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, “Татнефтехиминвест” ААҖ, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе, “Татнефть” ААҖ, “ТАИФ” ААҖ, “Нефтеконсорциум” ЯАҖ һәм “Казан ярминкәсе” ААҖ оештырды.

Конкурсның максат һәм бурычлары булып Татарстанның нефть-газ химиясе комплексы предприятиеләрен техник җиһазлауга булышу һәм заманча технологияләрне җитештерүгә иңдерү, комплекс өчен алдынгы булган технология һәм җиһазларның белешмә базасын формалаштыру, яшь белгечләрне ачыш ясауларга, рациональ тәкъдимнәргә һәм җитештерүдәге хәзерге технологик процессларны яхшыртуга стимуллау торды.

Равил Моратов һәм аны озата йөрүчеләр экспонент компанияләрнең, шул исәптән “Нижнекамскнефтехим”, “Татнефть”, “Транснефть”, “РИТЭЕК”, “Башнефть”, “ТАИФ” компанияләренең стендларын карадылар.

Күргәзмә кысаларында “Индустриаль экология һәм куркынычсызлык” дигән VII Регион-ара фәнни-практик конференция дә булып узды.

 

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International