Автотранспорт чараларының төтен газларындагы пычраткыч матдәләр микъдары нормативларын бозмауга дәүләт контролен көчәйтү һәм автотранспортның атмосфера һавасына тискәре йогынтысын булдырмау максатыннан, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан 1 июньнән 30 сентябрьгә кадәр “Саф һава” операциясе үткәрелә.
Министрлыкның территориаль идарәләре белгечләре, юл-патруль хезмәте инспекторлары һәм Татарстан буенча ГИБДД район бүлекләре дәүләт инспекторлары белән берлектә, полициянең контроль-үткәрү пунктларында, республика автомагистральләрендә автотранспорт чараларына сайланма инструменталь контроль ясыйлар.
Министрлык хезмәткәрләре тарафыннан операция башланганнан алып барлыгы 4090 автомашина тикшерелгән, 528 транспорт чарасының пычраткыч матдәләрне нормативлардан арттырып чыгаруы ачыкланган. 514 транспорт иясе КоАП РФ 8.22, 8.23 статьялары буенча административ җаваплылыкка тартылган.
Министрлыкның матбугат хезмәте