Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров Түбән Кама район Советы сессиясендә катнашты, анда исә “Түбән Кама муниципаль районның 2008–2012 елларда әйләнә-тирәлекне савыктыру программасы”н үтәүнең барышы һәм “2012–2015 елларда Түбән Камада һәм Түбән Кама муниципаль районында әйләнә-тирәлекне саклау” дигән озайлы максатчан республика программасын тормышка ашыру мәсьәләләре каралды.
Сессия утырышында шулай ук Татарстан Министрлар Кабинеты Аппаратының җир асты һәм табигый байлыклардан файдалану һәм әйләнә-тирәлекне саклау мәсьәләләре бүлеге башлыгы Марат Фәсхетдинов, Казан районара табигатьне саклау прокуроры Олег Даминов, Татарстанның баш санитар врачы Марина Потяшина, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов һәм Россия табигать күзәтчелегенең Татарстан буенча җитәкчесе урынбасары Лилия Гайнетдинова катнашты.
Түбән Кама муниципаль районында әйләнә-тирәлекне саклау буенча озайлы максатчан программа алдагы дүрт ел өчен эшләнгән һәм республика-күләм сыйфатлы. Аның максатлары булып Түбән Кама районында нефть эшкәртүне һәм нефтехимия индустриясен үстерү шартларында әйләнә-тирәлеккә тискәре техноген йогынтыны минимальләштерү һәм булдырмау; Түбән Кама шәһәренең һәм Түбән Кама районының экологик куркынычсызлыгын һәм тотрыклы үсешен тәэмин итү тора.
“2012–2015 елларда Түбән Камада һәм Түбән Кама муниципаль районында әйләнә-тирәлекне саклау” программасына түбәндәгеләр керә:
– “Әйләнә-тирәлекнең торышын комплекслы бәяләү һәм прогнозлау”.
– “Атмосфера һавасын саклау”.
– “Су ресурсларын саклау”.
– “Җир ресурсларын, җир асты байлыкларын саклау, калдыкларны утильләштерү”.
– “Яшелләндерү һәм төзекләндерү”.
– “Экологик белемнәр һәм тәрбия бирү”.