Брест шәһәрендә Союз дәүләт төзү мәсьәләләре буенча Парламент Җыелышы каршындагы даими семинарның “Беларусь Республикасындагы һәм Россия Федерациясендәге аеруча саклаулы территорияләрнең практикасы, проблемалары һәм перспективалары” дип аталган 29нчы утырышы булып узды. Татарстаннан анда Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров һәм Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусин катнашты.
Семинар утырышында шулай ук Парламент Җыелышы депутатлары, Союз дәүләтнең Даими Комитетыннан, Беларусь Республикасының һәм Россия Федерациясенең профильле министрлыкларыннан һәм ведомстволарыннан, ике илнең дә гыйльми җәмәгатьчелегеннән вәкилләр, табигый тыюлыкларның һәм милли паркларның җитәкчеләре катнашты. Алар Беларусь һәм Россиядәге аеруча саклаулы территорияләрнең хәзерге торышын, ул территорияләргә күзәтчелек, аларда биологик төрлелекне саклау, хуҗалык эшчәнлегенә контроль, экологик туризмны үстерү мәсьәләләрен тикшерделәр
Артем Сидоров Беларусьтагы табигатьне саклау тармакларының эшчәнлеге, калдыклар белән эш итү системасы, “Саф һава” операциясенең барышы белән танышты.
Семинарда катнашучылар шулай ук республика дәрәҗәсендәге аеруча саклаулы территориядә – Беловежская Пуща дәүләт тыюлыгында булдылар. Белорус коллегалар мондагы уникаль табигый комплексларны һәм объектларны табигый хәлдә саклау тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.