“Саф һава” операциясе

2012 елның 21 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы инспекторлары, РФ Эчке Эшләр министрлыгының Казан ш. буенча Юл куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясе, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән берлектә, 1 июньдә башланган “Саф һава” операциясе кысаларында рейд үткәрделәр.
Мәгълүмат чаралары вәкилләре инспекторларның “Лаеш” стационар полиция постында автотранспорт чараларына сайланма инструменталь контроль үткәрүен карадылар. Автомобильләрнең төтен газларында пычраткыч матдәләр микъдары анда махсус газ анализаторлары һәм төтен үлчәгечләр белән билгеләнә.
Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының территориаль идарәләре белгечләре, Юл куркынычсызлыгы инспекторлары һәм ГИБДДның район бүлекләре инспекторлары белән берлектә, республиканың башка полиция контроле пунктларында һәм автомагистральләрендә дә транспорт чараларына шундый ук сайланма инструменталь контрольләр үткәрәләр.
Операция башланганнан соң министрлык хезмәткәрләре тарафыннан республика буенча барлыгы 430 автомашина тикшерелеп, шуларның 66сында пычрату нормативларының бозылуы ачыкланган, 59 автомобиль хуҗасы РФ КоАП ст. 8.22, 8.23 буенча административ җаваплылыкка тартылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International