Әлмәт районында экологик хәлне яхшырту буенча киңәшмә

2012 елның 7 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров республиканың Әлмәт муниципаль районында экологик хәлне яхшырту буенча Яңа Никольски авылында уздырылган семинар-киңәшмәдә катнашты. Анда шулай ук Татарстан Министрлар Кабинетының экология һәм табигатьтән файдалану бүлеге башлыгы Марат Фәсхетдинов катнашты.
Семинар-киңәшмә барышында министр Артем Сидоров, Министрлар Кабинетының бүлек башлыгы Марат Фәсхетдинов, Әлмәт район башлыгы Мәҗит Салихов, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе башлыгы Рәмил Низамов һәм башка катнашучылар хосусый-ярдәмлек фермер хуҗалыкларының экологик линиясе буенча күргәзмәдә, балалар Сабантуенда булдылар, Яңа Никольски урта мәктәбендә укучыларны экологик тәрбияләү белән таныштылар. Шулай ук яңа төзелгән биотермик чокырны, яңа янгын депосын, янгын пирсын һәм төзелеп яткан “Якташ” микрорайонын карадылар. Авыл территориясен карап чыгу соңында, барлык катнашучылар да яңа “Дуслык” скверында агачлар утырттылар.
Утырышның пленар өлешендә каралган төп мәсьәлә – 2012 елның 1 июленә кадәр каты көнкүреш калдыкларын җыюга районның торак пунктларын 100% җәлеп итеп бетерү булды. Артем Сидоров Әлмәт районында торак пунктларны төзекләндерү, экологик хәлне яхшырту һәм яшь буынны экологик тәрбияләү буенча булган эшлеклелеккә югары бәя бирде.
Киңәшмәдә авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, торак пункт башлыклары, Әлмәт район башкарма комитеты службалары, коммуналь службалар да катнашты.
Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарә материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International