Бөтендөнья Әйләнә-тирәлек көне һәм Эколог көне кысаларында Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Татарстан Су асты спорты федерациясе һәм Рус Географик Җәмгыятенең Татарстан бүлекчәсе Зөбәрҗәт күленең (Юдино бистәсендәге карьер) һәм “Комсомол” күленең төбен һәм яр буйларын чүп-чардан чистарту буенча традицион күмәк акция үткәрделәр.
Акциядә шулай ук “Бердәм Россия” партиясе вәкилләре, Казан ш. мэриясе хезмәткәрләре, “Бүтәнгә булыш” җәмәгать оешмасы активистлары катнашты.
“Сулыкларны чистарту көне” экологик акциясе халыкара статуска ия һәм Россиядә инде унынчы елын үткәрелә. Ә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән Татарстан Су асты спорты федерациясе аны җиденче тапкыр үткәрделәр.
Берничә сәгать буе водолазлар Зөбәрҗәт күле төбеннән чүп-чар күтәрде, бүтәннәр аны ярга чыгарырга булышты. Күлнең төбе генә түгел, яр буе да чистартылды. Төп өлеше пыяла һәм пластиктан торган чүп-чар контейнерларга җыелып, шәһәр халкы ял итә торган урыннан читкә чыгарылды
Шул ук көнне узган “Чиста урманнар” акциясендә дә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре актив катнаштылар. Дәрвишләр бистәсендәге Каенлык көнкүреш калдыкларыннан һәм чыбык-чабыктан чистартылды.