Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында, видеоконференция режимында, “Санитар-экологик икеайлыкка йомгак ясау” дигән брифинг булып узды, анда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары, Татарстанның табигатьне саклау буенча баш дәүләт инспекторы Рөстәм Камалов катнашты.
Мәгълүмат чараларының сорауларына брифинг барышында шулай ук Татарстан урман хуҗалыгының беренче урынбасары Харис Мусин, Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Эдуард Данилов, Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Равил Кәримов, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина һәм Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Гайнетдинова җавап бирделәр.
Рөстәм Камалов үз чыгышында санитар-экологик икеайлыкка йомгак ясады.
Икеайлык барышында җитештерү һәм көнкүреш калдыклары белән эш итү өлкәсенә караган 10 797 закон бозуга чик куелган. Ачыкланган фактлар буенча 10 387 беркетмә төзелгән, шуларның 197се юридик затларга, 1151е вазифа башкаручыларга, 9039ы физик затларга карата. Салынган штрафларның тулай суммасы – 14 млн 951 мең сум.
Барлыгы 1035 рөхсәтсез чүп-чар ташлау урыны ачыкланган, 597се бетерелгән, бу ачыкланганнарның 57%ын тәшкил итә, калганнарын бетерү контрольдә тотыла.
Татарстан Юстиция министрлыгы белешмәләренә караганда, Төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка республика буенча барлыгы 1203 юридик, физик һәм вазифа башкаручы зат тартылган.
Кайнар элемтә телефонына һәм eco.signal@tatar.ru электрон тартмасына халыктан Татарстан шәһәрләре һәм районнарындагы пычратылган урыннар һәм рөхсәтсез чүплекләр турында 266 хәбәр һәм 417 фотосүрәт кабул ителгән. Барлык хәбәрләр оператив төстә каралып, ачыкланган бозыклыкларны бетерү буенча чаралар күрелә.
Моннан тыш, Татарстан Информатика һәм элемтә министрлыгы белән бергәлектә, 16 апрельдән башлап Татарстан Республикасының дәүләт хезмәтләре күрсәтү буенча uslugi.tatar.ru порталында “Халык контроле” дип аталган интернет-проект эшли башлаган. 4 июньгә кадәр “Ачык хөкүмәт” сайтына рөхсәтсез чүплекләр турында 91 хәбәр кергән, 63 хәбәр буенча чаралар күрелгән – ачыкланган чүплекләр бетерелгән, калганнарында эш алып барыла.
Чыгышының азагында Рөстәм Камалов, санитар-экологик икеайлык тәмамлануга карамастан республикада шәһәр һәм район территорияләрен чистарту буенча эшләр дәвам иттереләчәк, дип белдерде.