“Саф һава” операциясе

2012 елның 5 июне, сишәмбе

Автотранспорт чараларының төтен газларындагы пычраткыч матдәләрнең норматив күләменә дәүләт контролен көчәйтү һәм автотранспортның атмосферага тискәре йогынтысын булдырмау максатында, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы 1 июньнән 30 сентябрьгә кадәр республикада “Саф һава” операциясе үткәрә.
Министрлыкның территориаль идарәләре белгечләре, юл патруле хезмәте инспекторлары һәм Татарстан буенча ГИБДД МВД район бүлекләре инспекторлары белән берлектә, полициянең контроль-үткәрү пунктларында һәм республиканың автомагистральләрендә транспорт чараларына сайланма инструменталь контроль ясаячаклар, үз транспортының төтен газларында пычраткыч матдәләр билгеләнгән нормативлардан ашып киткән транспорт хуҗаларын гамәлдәге законнарда каралган административ җаваплылыкка тартачаклар.
Бүгенге көндә атмосферага автотранспорттан чыгарыла торган пычраткыч матдәләрнең өлеше Татарстан буенча тулаем пычратуларның 50%ыннан югарырак. Ә машиналар саны 970 меңнән артык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International