Санитар-экологик чистарту ике айлыгы кысаларында Әлмәт һәм Бөгелмә районнарын тикшерү

2012 елның 11 апреле, чәршәмбе

10 апрель көнне Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе башлыгы Рамил Низамов, Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов һәм шәһәрнең оператив хезмәтләре җитәкчеләре кергән комиссия Татарстан Республикасының Әлмәт һәм Бөгелмә районнары территориясе өстеннән очып әйләнде.

Очыш вакытында гидротехник корылмалар (инженер яклавы объектлары, буалар, плотиналар, дамбалар һ.б.лар), автозаправка станцияләре, җәйге лагерьлар, Дала Зәе елгасы үзәнендә урнашкан нефть табу һәм транспортлау объектлары, авыл хуҗалыгы объектлары һәм үләт базлары, дуңгызчылык комплекслары, язгы ташу сулары басу куркынычы булган Әлмәт шәһәренең чистарту корылмалары фильтрация кырлары, Әлмәт районы Рус Акташы бистәсенең чистарту корылмалары, Бөгелмә районы Карабаш бистәсенең чистарту корылмалары тикшерелде.

Калдыкларны урнаштыруның санкцияләнмәгән урыннары, елганың су җыю мәйданына терлекчелек калдыкларын чыгару, артык дымлы участокларда төзелеш техникасы эшеннән җирнең туфрак катламын бозу очраклары ачыкланды. Табигать саклау законнарын бозу фактлары буенча, территориаль идарә инспекторлары административ йогынты чараларын күрәчәк.

Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарә материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International