«Сыерчыклар килде…» акциясе

2012 елның 10 апреле, сишәмбе

11 апрель көнне Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында “Сыерчыклар килде” акциясе башлануга багышланган матбугат конференциясе узачак. Акция Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм “Максидом” компаниясе теләктәшлегендә уза.

Орнитологлар кошлар шәһәрләрдән китә, дип белдерә, чөнки аларга яшәр урын юк. Тирә-юньдә таш та, тимер, ә паркларда кошлар оя кора алган иске агачларны, куркынычсызлык техникасы нигезендә, кисеп торалар. Кошлар китсә, агачларны бөҗәкләрдән саклаучы да калмаячак. Шушы проблемага игътибар җәлеп итү максатыннан, Казанның мәктәп укучылары арасында сыерчык оялары һәм кошлар өчен җимлекләр ясау буенча бәйге уздырырга, шулай ук “Сыерчыклар килде” дигән гомумшәһәр бәйрәме үткәрергә карар ителде.

Бәйге 12 апрель көнне Казанда старт ала. Анда һәр мәктәп укучысы яки укучылар төркеме катнаша ала. Төп шарт - үз кулларың белән сыерчык оясы яки җимлек ясау һәм 2012 елның 20 апреленә чаклы www.maxikonkurs.ru сайтында катнашырга гариза бирү.

Конкурсның төп максаты - яшь буында әйләнә-тирә мохиткә сак караш һәм аны кайгырту культурасын тәрбияләү. Аның бурычлары:

- үз кулларың белән әйберләр ясау күнекмәләрен камилләштерү;

- әйләнә-тирә мохиткә җаваплы мөнәсәбәт тәрбияләү;

- конкурста катнашучыларның глобаль экология проблемаларына үз өлешләрен кертү мөмкинлеген аңлавы.

Кайсы районда яшәүләренә карамастан, барлык укучыларның эшләре бәйгедә гомуми нигезләрдә катнашачак. Конкурс нәтиҗәләре буенча, жюри җиңүчеләрне сайлый. Эшләрне сайлап алу шартлары - ниятнең үзенчәлеге һәм эшләнмәнең кошлар яшәү өчен яраклылыгы. 1, 2 һәм 3 урыннарны алган эшләр өчен бүләкләр каралган.

“Сыерчыклар килде” акциясенә нәтиҗәләр 2012 елның 22 апрелендә Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында чыгарылачак. Кошлар яшәү өчен яраклы барлык эшләнмәләр паркта урнаштырылачак.

Сезне матбугат конференциясендә катнашырга чакырабыз. 11 сәгатьтә башлана. Адресы: Казан, Павлюхин урамы, 75.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International