Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров Татарстан Республикасы территориясендә “Чүлләшү һәм табигать шартларының үзгәрүе нәтиҗәләре белән көрәшү (яр буйларын агачландыру)” проектын тормышка ашыру максатыннан Берләшкән Милләтләр Оешмасы сәнәгый үсеш оешмасының (ЮНИДО) вәкиллеге белән очрашу үткәрде. Очрашуда дөнья табигать фонды һәм ЮНИДО катнашты.
Чарада катнашканнар: ЮНИДОның тирә-юньне саклау бүлегенең сәнәгать үсеше буенча консультанты Кристиан Сюзан, ЮНИДОның Рәсәй Федерациясендәге Халыкара сәнәгать хезмәттәшлеге үзәге мөдире Сергей Коротков, ЮНИДОның Рәсәй Федерациясе буенча Проектының милли координаторы Борис Мельничук, ЮНИДОның Рәсәй Федерациясендәге Халыкара сәнәгать хезмәттәшлеге үзәгенең милли эксперты Анастасия Ананьева, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусин, Татарстан Республикасының Экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Андрей Калайда, “Урта Идел су хуҗалыгы” федераль дәүләт оешмасының мөдире Фоат Мөхәмәтшин һәм Татарстан Республикасының Экология һәм табигый байлыклар министрлыгындагы иҗтимагый киңәшмә рәисе Анатолий Щеповских.
Очрашу Татарстан Республикасы территориясендә чүлләшү һәм табигать шартларының үзгәрүе нәтиҗәләре белән көрәшү (яр буйларын агачландыру) проектының тормышка ашырылуы турында фикер алышуга багышланган иде. Очрашуда дөнья табигать фонды һәм ЮНИДО катнашты.
Очрашу нәтиҗәләре буларак, 2012 елда бу проектны тормышка ашыру өчен ЮНИДО, Татарстан Республикасының әлеге проектта катнашучы оешмалары һәм Татарстан Республикасының Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы арасында 3 яклы килешү төзү турында карар кабул ителде.
Артем Сидоров Казанда һәм, гомумән, республикабызда тирә-юньне саклауның сыйфатын күтәрү максатыннан киләчәктә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән ЮНИДО арасында уңышлы һәм үзара файдалы хезмәттәшлеккә ышануын белдерде.
Министрлыкның матбугат хезмәте