Бүген Казанда “Саф су. Казан” дип аталган III махсус күргәзмә һәм конгресс ачылды. Бу чара РФ карары белән 2011-2017 еллар өчен расланган “Саф су” максатчан федераль программасын үтәү кысаларында үткәрелә.
“Саф су. Казан” күргәзмә һәм конгрессын ачу тантанасында ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ЮНИДО халыкара индустриаль хезмәттәшлек үзәгенең Россиядәге директоры Сергей Коротков, Су ресурслары федераль агентлыгының Түбән Идел бассейны сулыклары идарәсе җитәкчесе Анатолий Быков, “Россия сулыклары җәмгыяте”нең идарә рәисе Александр Катков, Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров һ.б.лар катнашты.
Татарстанның премьер-министры Илдар Халиков, чарада катнашучыларга сәлам соңында, саф суга багышланган күргәзмә һәм конгресс республика башкаласына килә торган кунакларның игътибарын елдан-ел ныграк җәлеп итә, дип белдерде. Аның әйтүенчә, бүгенге көндә суның сыйфаты турында сөйләү генә түгел, бу өлкәдә булган фәнни тикшеренүләргә зур игътибар бирү, шулай ук су белән тәэмин итү мәсьәләләрен күтәрү дә мөһим.
Татарстан хөкүмәте башлыгы республикада торак пунктларны сыйфатлы су белән тәэмин итү программасына җитди чаралар бүленүе турында да белдерде. “Без Россиядә һәм дөньяда булган эш тәҗрибәләрен кулланачакбыз, һәм Россиянең бүтән регионнарында кулланырга мөмкин булган үз эшләнмәләребезне дә тәкъдим итәргә телибез”, – дип мөрәҗәгать итте И.Халиков очрашуда катнашучыларга, аннан исә барысына да уңышлыклар теләде.
Күргәзмә һәм конгресста катнашучыларны шулай ук ЮНИДО халыкара индустриаль хезмәттәшлек үзәгенең Россиядәге директоры Сергей Коротков һәм Су ресурслары федераль агентлыгының Түбән Идел бассейны сулыклары идарәсе җитәкчесе Анатолий Быков сәламләде. Аннары күргәзмәне рәсми рәвештә ачу булып узды. Бу күргәзмәдә Россиянең һәм чит илләрнең 15 шәһәреннән 67 предприятие катнаша.
Дәрәҗәле кунаклар, ТР Премьер-министры Илдар Халиков белән берлектә, күргәзмәнең экспозицияләрен карадылар. Аларда су ресурсларын саклау һәм яңарту, коммуналь һәм индустриаль су тәэминаты, торбалар челтәрләрен ремонтлау, җылылык һәм кайнар су бирү, юынтык суларны чистарту, суны савытлау буенча барлык төр җиһазлар һәм хезмәт төрләре, бу өлкәләрдәге иң яңа казанышлар күрсәтелгән иде.
Вакыйга “Россиянең су тармагын үстерү” дип аталган пленар утырыш белән дәвам итте, анда “Татарстан Республикасының су саклау чараларын үткәрүгә федераль бюджет чыгымнарын җәлеп итү” дигән доклад белән Татарстанның экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары Равил Кузюров чыгыш ясады. Аннан соң эшләр “Су ресурсларыннан рациональ файдалану, Россиядә су куллану белән нәтиҗәле идарә итү” темасына багышланган “түгәрәк өстәл” рәвешендә дәвам итте.
“Түгәрәк өстәл”не Татарстан Республикасының экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Түбән Идел бассейны сулыклары идарәсе, “Средволгаводхоз” федераль идарәсе оештырды.
Модераторлары:
Быков Анатолий Александрович, Түбән Идел бассейны сулыклары идарәсе җитәкчесе;
Калайда Андрей Эдуардович – Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары.
“Саф су. Казан” күргәзмәсе һәм конгрессы үз эшләрен 5 апрельдә тәмамлый.
Министрлыкның матбугат хезмәте.