ТР Экология министрлыгының экологик экспертиза өлкәсендәге функцияләре

Татарстан Республикасы
Министрлар Кабинетының
09.06.2010 № 454
карарына кушымта
 
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ЭКОЛОГИЯ ҺӘМ ТАБИГЫЙ БАЙЛЫКЛАР МИНИСТРЛЫГЫ ТУРЫНДА КАГЫЙДӘЛӘР
 
3. МИНИСТРЛЫКНЫҢ ФУНКЦИЯЛӘРЕ
3.3. Министрлык үз компетенциясе чикләрендә һәм шушы Кагыйдәләрнең 3.1 һәм 3.2 пунктларына ярашлы рәвештә түбәндәге вәкаләтләрне тормышка ашыра:
3.3.6. Экологик экспертиза өлкәсендә:
Татарстан Республикасының региональ дәрәҗәдәге объектларга экологик экспертиза өлкәсендәге норматив хокукый актлары проектларын Татарстан Республикасының үзенчәлекле экологик, социаль һәм экономик шартларын исәпкә алып әзерли һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына кертә;
билгеләнгән тәртиптә региональ дәрәҗәдәге объектларга дәүләти экологик экспертиза оештыра һәм үткәрә;
Татарстан Республикасының башкарма хакимият органнары тормышка ашыра торган дәүләти экологик контрольгә алынырга тиешле объектларда хуҗалык эшчәнлеге һәм башка төр эшчәнлек алып барганда экологик экспертиза турындагы законнарның үтәлешенә билгеләнгән тәртиптә контрольне тормышка ашыра;
ният ителгән һәм үткәрелә торган экологик экспертизалар һәм аларның нәтиҗәләре турында халыкка хәбәр җиткерә;
Россия Федерациясе тарафыннан тапшырылган экологик экспертиза өлкәсендәге вәкаләтләрне тормышка ашыру турында, максатчан прогноз күрсәткечләре билгеләнгән булса шуларга ирешү турында федераль вәкаләтле органга билгеләнгән формадагы хисапларны, тапшырылган вәкаләтләр мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары кабул итә торган норматив хокукый актларның нөсхәләрен үз вакытында тапшыруны тәэмин итә;
тиешле дәүләт хакимияте органнарыннан эшчәнлеге Татарстан Республикасы территориясе чикләрендә әйләнә-тирә табигатькә туры яисә читләтеп йогынты ясарга мөмкин булган экологик экспертиза объектлары турында мәгълүмат ала һәм шул мәгълүматны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына тапшыра;
федераль дәрәҗәдәге объектларга дәүләти экологик экспертиза комиссияләре утырышларында күзәтчеләр буларак катнашу өчен экспертлар юнәлтү буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына тәкъдимнәр кертә, әгәр ул объектлар Татарстан Республикасы территориясендә эш итсә яисә Россия Федерациясенең бүтән субъекты ниятләгән хуҗалык эшчәнлеге яисә башка эшчәнлек Татарстан Республикасының әйләнә-тирәлегенә йогынты ясарга ихтимал булса.

Соңгы яңарту: 2013 елның 27 июне, 11:35

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International