2014

Экология министрлыгы тарафыннан ел саен уздырыла торган "ЭКОлидер" һәм "Кеше һәм табигать" конкурсларына старт бирелде

Конкурслар җәмәгатьчелек игътибарын экологик иминлек проблемаларына җәлеп итү, предприятиеләрнең табигатьне саклау эшчәнлеген билгеләү, шулай ук республикадагы массакүләм мәгълүмат чараларының эшен активлаштыру, экология тематикасын яктыртучы журналистларның һөнәри күнекмәләрен арттыру максатында уздырыла.

"ЭКОлидер" конкурсы түбәндәге номинацияләр буенча үткәреләчәк:

Предприятиеләр һәм оешмалар арасында түбәндәге тармакларда:

"Электр энергетикасы"

"Нефть табу һәм нефть-химия сәнәгате"

"Төзелеш материалларын җитештерү"

"Машина төзелеше"

"Урман һәм агач эшкәртү сәнәгате"

"Икенчел ресурсларны җыю һәм эшкәртү"

"Агросәнәгать комплексы һәм азык-төлек сәнәгате"

"Торак-коммуналь комплекс"

Муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнары арасында:

"Шәһәр территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге казаныш өчен"

"Муниципаль район территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге казаныш өчен"

"Авыл җирлеге территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге казаныш өчен"

Мәгариф оешмалары арасында:

"Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында экологик белем бирү"

"Гомуми белем бирү оешмаларында экологик белем бирү"

"Югары белем бирүче оешмаларда һәм өстәмә белем бирү оешмаларында экологик белем бирү"

Иҗтимагый берләшмәләр һәм республика гражданнары арасында: 

"Иҗтимагый хәрәкәтнең ЭКОлидеры"

"Иҗтимагый оешмалар"

"Гражданнар"

"Халык контроле"

Катнашучының тутырылган мәгълүмат картасы һәм хезмәте Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына"Эколидер" конкурсына" тамгасы белән 108 каб. адресына җибәрелә

"ЭКОлидер" конкурсы турында нигезләмә

Элемтәләр:

Вәлиуллин Дамир Фәргать улы; e-mail: Damir.Valiullin@tatar.ru

Лобашова Мария Сергеевна; e-mail: Mariya.Lobashova@tatar.ru

Телефон: (843) 267-68-11

 

"Кеше һәм табигать" конкурсы массакүләм мәгълүмат чаралары арасында түбәндәге конкурс төркемнәре буенча уздырыла:

республика

шәһәр һәм районнар

предприятиеләр

түбәндәге номинацияләр буенча:

"Басма матбугат чараларында иң яхшы мәкалә"

"Иң яхшы телесюжет"

"Иң яхшы радиосюжет"

"Иң яхшы фотохезмәт"

"Электрон басмаларда иң яхшы материал"

"ММЧ экологик акцияләр уздырган өчен"

"Экологик журналистикада иҗади дебют өчен"

"Социаль экологик роликлар булдырган өчен"

Басма материаллар мәкаләнең исемен, нәшер итүче органның исемен, басылып чыккан датасын күрсәтеп, автор(лар) һәм матбугат органы турында кыскача белешмәләр белән (гамәлгә куелган датасы, тиражы, нәшер ителү урыны); видео- һәм аудиокассеталар материалның исемен, тапшырылуын, эфирга чыгарылу датасын күрсәтеп, автор(лар) турында һәм теле-һәм радиоканал турында белешмәләр белән (гамәлгә куелган датасы, аудиториясе, тапшыру территориясе); фотохезмәтләр исеме, кушымтасы белән, кирәк булганда тасвирлама белән Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы адресына "Кеше һәм табигать" конкурсына. 211 каб" тамгасы белән җибәрелә.

"Кеше һәм табигать" конкурсы турында нигезләмә

Элемтәләр:

Әмирова Айгөл Тәлгать кызы; e-mail: eco.press@tatar.ru 

Телефон: (843) 267-68-22

Материаллар 2014 елның 1 ноябренә кадәр кабул ителә.

Конкурсларда җиңүчеләрне тантаналы рәвештә бүләкләү чарасы декабрьдә булачак, анда 2014 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасында әйләнә-тирә мохитне саклау эшендә иң актив һәм уңышлы дип табылганнарның исемнәре әйтеләчәк.Экология министрлыгы тарафыннан ел саен уздырыла торган "ЭКОлидер" һәм "Кеше һәм табигать" конкурсларына старт бирелде 

 

"Эколидер-2014" конкурсы беркетмәсе

"Кеше һәм табигать - 2014" конкурсы беркетмәсе

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International