Татарстан “Яшел Россия” Бөтенроссия экологик өмәсенә кушылачак һәм чишмәләр чистарту буенча акция үткәрәчәк

2017 елның 31 августы, пәнҗешәмбе

Татарстанда сентябрьдә берьюлы ике эре табигать саклау чарасы старт ала. 2 сентябрьдә республика “Яшел Россия” Бөтенроссия экологик өмәсенә кушылачак. Акция республика территориясендә инде бишенче мәртәбә үткәрелә һәм сентябрь ае буена дәвам итәчәк. Чарага старт Казанда “Зәңгәр күлләр” аеруча саклана торган табигый территориясендә биреләчәк. Мероприятиенең максаты – Россия Федерациясе шәһәрләрендә һәм торак пунктларында экологик шартларны яхшырту, халыкның экологик үзаңын формалаштыру һәм экологик культурасын үстерү. Җыештырулардан тыш, оештыручылар төрле конкурсларда катнашырга тәкъдим итә. Тулырак мәгълүмат түбәндәге сайтта: genyborka.ru.

Шулай ук 2 сентябрьдә Татарстан Республикасында чишмәләрне төзекләндерү буенча проект старт ала – шәһәрләрдә һәм районнарда чишмәләрне чүп-чардан һәм корыган чыбык-чабыктан чистартачаклар, басмаларны төзәтәчәкләр, территорияләрне тәртипкә китерәчәкләр. Масштаблы табигать саклау мероприятиеләрендә дәүләт структуралары вәкилләре һәм иҗтимагый оешмалар активистлары катнашачак.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International