Теориядән – практикага. Югары Ослан районы укучылары экологияне мәктәп яны участогында өйрәнә

2017 елның 17 августы, пәнҗешәмбе

ЭКОбелемнәрне киңәйтү һәм мәктәп яны территориясен төзекләндерү. Югары Ослан районы Олы Мәми мәктәбе укучылары Экология елы кысаларында шундый максат белән «Агро-экологик зона» проектын гамәлгә ашырдылар. Балалар педагоглар һәм ата-аналар белән берлектә мәктәп территориясендә экология буенча тикшеренү эшләре үткәрү өчен кишәрлек булдырдылар. Бу зонада нинди тәҗрибәләр үткәргәнлекләре турында укучылар Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының экологик белем бирү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара эш итү бүлегенең әйдәп баручы белгече Елена Гильмизяновага сөйләделәр. Уку елы барышында укучылар үсемлекләр үсешенә кояш, җил һәм су нинди йогынты ясаганны, яшелчәләр үстергәндә нинди ашламалар куллану яхшырак икәнлекне һәм орлыклардан агачлар һәм куаклар үстерү өчен нинди шартлар кирәклеген өйрәнделәр. Укучылар бүлмә шартларында үстерелгән агач үсентеләрен иң уңышлы экспериментлары дип саныйлар, ул агачлар белән алар мәктәп территориясендә яңа аллея ачканнар. Кишәрлек буйлап экскурсия барышында Елена Гильмизянова бу проектның экологик тәрбиядә мөһим роль уйнаганын билгеләп үтте. Ачык һавадагы лабораториядә эшчәнлекләре нәтиҗәсендә балалар биология һәм экология буенча белемнәрен ныгыта, үсемлекләр үстерү буенча гамәли күнекмәләрен үстерә ала, шулай ук тәҗрибәләр үткәрү һәм тикшерү эшчәнлегендә катнаша ала.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International