Бүген эколятлар бәйрәме!

2024 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

Ә эколяталар кемнәр алар, дип сорарсыз. Ә без сезгә җавап бирәчәкбез. Эколятлар - булачак юннатлар. Яшь натуралистлар һәм табигатьнең кечкенә дуслары, алар безнең әйләнә-тирәбезне чистарак итәргә теләүчеләр.

Татарстанда шулай ук традицион рәвештә Эколятлар көнен билгеләп үтәләр. Кама буе идарәсе хезмәткәрләре Чаллы балалар бакчаларында булдылар һәм бу көнгә балаларның нәрсә уйлап тапканнарын күрделәр.

Эколятлар театр дөньясына чумарга карар иткәннәр. Алар табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында күренешләр һәм Кызыл китаптагы хайваннарга һәм үсемлекләргә багышланган бию номерлары күрсәттеләр.

Безнең инспекторлар балаларны сөендерделәр, иң кызыксынучыларга мамык дисклары ярдәмендә суны ничек чистартырга мөмкинлеген күрсәттеләр.

«Безнең республикада табигатьне саклауның мөһимлеген  белгән актив эколятлар бик күп. Уен формасында да балалар экогадәтләр турында күп беләләр. Ә Эколяталар көне ярдәмендә алар үз белемнәрен һәм осталыкларын һәркем белән уртаклаша алалар»,- дип бүлеште Экология министрлыгының Кама буе идарәсе белгече Ләйлә Галимова.

Чара ахырында барлык балаларны тырышлыклары өчен Экология министрлыгының истәлекле бүләкләре белән бүләкләделәр.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда 2 меңнән артык юннат бар. 2018 елдан Экология министрлыгы тарафыннан Татарстанда яшь натуралистлар түгәрәкләре эшчәнлеген активлаштыру буенча эш алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International