Экология министрлыгы инспекторлары «Күлләр каскады»на шикаять буенча чыктылар

2024 елның 17 апреле, чәршәмбе

Әлмәт районы буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсеннән мөрәҗәгать килеп ирешкәнчә, «Күлләр каскады» сулыкның өслегендә чыгышы билгесез булган  элпә  барлыкка килгән.

Урынга Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш идарәсенең экологик күзәтчелекне тәэмин итү бүлеге инспекторлары һәм белгечләре чыкты. Сулыкны тикшергәндә,  элпәнең  ягулык-майлау материаллары агызылу аркасында барлыкка килүе ачыкланган. Сулык янында шулай ук канализация коесы бар, аннан үзенчәлекле ис килә. «Су агызу Болгар һәм Монтажная урамнарыннан яңгыр канализациясеннән килеп чыккан дип фаразлана. Хәзерге вакытта белгечләр яңгыр коеларын тикшерүне дәвам итәләр», - дип хәбәр итте Әлмәт шәһәренең Экология һәм төзекләндерү департаменты директоры.  Элпә  барлыкка килгән урынны бонлы киртә белән уратып алганнар, шәһәр Башкарма комитеты хезмәткәрләре тапны бетергәннәр.

Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш идарәсе белгечләре ике ноктада су пробалары алды. Хәзер пробалар лабораториядә тикшерелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International