Экология министрлыгының «Мәктәп экопатруле» конкурсына 7000 артык гариза килде

2023 елның 29 ноябре, чәршәмбе

Татарстанның Экология министрлыгы 30 ноябрьдә «Мәктәп экопатруле» конкурсына йомгак ясый.

«Иң актив укучы», «Иң актив сыйныф», «Иң актив мәктәп», «Иң яхшы муниципаль район» – республика «Мәктәп экопатруле» конкурсы кысаларында чүплекләрнең иң күп санын ачыклаган Татарстанның иң яхшы укучыларын 30 ноябрьдә В.П. Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясендә бүләкләячәкләр.  Быел конкурска 7349 гариза килде, ә бу 2022 елга караганда ике тапкыр күбрәк. Конкурсның 9 еллык тарихында экологлар чүплекләр турында 46 меңнән артык хәбәр алдылар.

Исегезгә төшерәбез, конкурста катнашу өчен укучыга үз телефонына «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасын урнаштырырга, edu.tatar.ru  мәгариф порталы логинын кулланып кушымтада теркәлү узарга һәм чүплекләр белән фото, видеохәбәрләрне  җибәрергә кирәк иде. Экологлар күзәтчелек чаралары күрә, чүплекләр бетерелә, ә мәктәп укучысы, шундый актив экологик позициясе өчен, баллар ала.

Экологларның иң актив ярдәмчеләре 30 ноябрьдә бүләкләр алачак, болар – ноутбуклар, планшетлар, смарт-сәгатьләр, чыбыксыз колакчыннар, смартфоннар, 3D-принтер, акустик система һ.б.

Быел «Мәктәп экопатруле» конкурсының кушымтасы «Мин – мәктәп укучысы» кушымтасына интеграцияләнәчәк. Моннан тыш, бу сезонда җиңүчеләрнең барысына да «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Другое дело» сервисында баллар исәпләнәчәк. 

Бүләкләү кысаларында батарея җыю акциясендә җиңүчеләрнең дә исемнәре игълан ителәчәк. Быел 31 тонна батарея җыя алганнар, ә 2019 елдан 145 тонна батарея җыелган, алар утильләштерүгә тапшырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International