Чаллыда «Экология, шәһәр һәм без» республика конференциясендә 60тан артык эш тәкъдим ителгән

2023 елның 22 ноябре, чәршәмбе

Чаллы шәһәренең 4нче Балалар экология-биология үзәгендә ел саен уза торган «Экология, шәһәр һәм без» дигән конференция булды. Чарада Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Чистай, Мамадыш, Тукай, Актаныш, Минзәлә, Мамадыш һәм Әгерҗе районнары укучылары катнашты. Жюри әгъзалары сыйфатында Татарстан Экология министрлыгының Кама яны территориаль идарәсе белгечләре чакырылган иде.

Конференция ике этапта узды. Беренче этапка мәктәп укучыларының һәм педагогларның 60тан артык эше тәкъдим ителгән иде. Икенче этапка укучыларның 35 тикшеренү эше һәм педагогларның 18 проекты үтте. Мәктәп укучыларының тикшеренү эшләрен яклау конференциянең өч секциясендә узды: «Хайваннар һәм үсемлекләр экологиясе», «Шәһәр һәм су экологиясе», «Кеше экологиясе». Ә педагоглар үз проектларын «Укучыларның тикшеренү һәм проект эшчәнлеген оештыру тәҗрибәсе, инновацияләре һәм перспективалары» секциясендә якладылар.

Конференциядә җиңүчеләр һәм призерлар истәлекле дипломнар һәм призлар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International