Россиядә песнәкләрнең ничә төре яши һәм бу кошларның исеме каян килеп чыккан? «Песнәк көне»ндә Буа укучылары шул хакта белдерләр

2023 елның 13 ноябре, дүшәмбе

Безнең төбәктә песнәкләрнең нинди төрләре яшәве турында ТР Экология министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре сөйләде. Экологлар Буаның 5 нче гимназиясе укучыларына кыш көне кошларны тукландыруның бик мөһим булуы турында искәрттеләр. Укучыларны «Песнәк көне» бәйрәменең тарихы белән таныштырдылар, кошларның әйләнә-тирә мохиткә нинди файда китерүләре турында сөйләделәр. Балалар Россия территориясендә 10 төр песнәк яшәгәнлеген белделәр. Мәсәлән, зур песнәк Россиянең урман читендә, елга ярларында яши, ә менә гади күкбаш тургай җылыны ярата. Көнчыгышта күкбаш тургай көньяк Себер урман далаларыннан, Иртыш чишмәләреннән ерак булмаган урыннарда очрый. Ак тургайны орнитологлар көньяк Себердә күзәткәннәр, ул сирәк очрый торган кечкенә популяция төрләренә карый. Ә менә Мәскәү песнәге Россиянең төньягында һәм үзәгендә ылыслы урманнарда яши.

Экологлар укучыларга тагын берничә кызыклы факт турында сөйләделәр. Мәсәлән, песнәк тәүлек эчендә үзе авырлыгында бөҗәкләр ашый. Ә кошның рус телендәге атамасы зәңгәр канатларына бәйле рәвештә түгел, ә чыңгылдатып сайравы аркасында килеп чыккан. Экология министрлыгы белгечләре балаларга кошларга нәрсә ашатырга ярый һәм нәрсә ашатырга ярамый – шулар хакында искәрттеләр. Тыелган ризыклар исемлегенә бүртә торган ярмалар керә, атап әйткәндә, дөге, карабодай, тары, шулай ук кара икмәк, кыздырылган һәм борычлы ризыклар ярамый. Ә менә көнбагыш, солы һәм ак икмәк валчыклары кошларга салкыннарда исән калырга ярдәм итәчәк.

Белем бирү дәресе ахырында экологлар балалар белән бергә гимназия территориясендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм аларның ата-аналары куллары белән ясалган җимлекләрне элеп чыктылар.

Бүген «Песнәк көне» экологик бәйрәмен Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары да үткәрде. Азнакай гимназиясенең башлангыч сыйныф укучылары мәктәп тирәсендә 40 җимлек элеп чыкканнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International