ЯҢАЛЫКЛАР


8
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында директор Андраш Хорваи җитәкчелегендә Бөтендөнья банкының Россия Федерациясендәге вәкилләре белән очрашу булды. Фикер алышу өчен төп тема контроль-күзәтчелек эшчәнлегенә реформа иде.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсендә Ачык ишекләр көне узды. Идарә эшчәнлеге белән Г.И. Усманов исемендәге Чистай авыл хуҗалыгы студентлары танышты. Экскурсия барышында студентларга экологлар эшчәнлеге турында һәм идарә алдында тора торган приоритет бурычлар турында сөйләделәр.

Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы товарлар файдаланудан калдыкларны утильләштерү нормативларын күтәрергә ниятли, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте. Ведомство тарафыннан “2018-2020 елларга товарлар файдаланудан калдыкларны утильләштерү нормативларын раслау турында” Россия Хөкүмәте әмере проекты әзерләнгән. Россиянең Табигать министрлыгы башлыгы документны РФ Хөкүмәтенә керткән.

Икеләтә күләмдә штраф. Баулы суд районының икенче номерлы суд участогының Җәмәгать судьясы җирлек рельефына юынтык суларны агызу факты буенча шундый карар чыгарды. Табигать саклау өлкәсендә закон бозуны 2017 елның апрелендә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары теркәде.

Кешеләр һәм Җирнең экосистемалары арасында үзара бәйләнеш нинди? Кеше шәһәр экологиясенә йогынты ясыймы? Яр Чаллыда “Кеше һәм Җир планетасы” дигән интеллектуаль-иҗади шәһәр уены узды. Россиядә Экология елына һәм Татарстан Республикасында Экология һәм җәмәгать урыннары елына багышланган чарада шәһәр мәктәпләре һәм лицейларының 5-8 сыйныфлары укучылары катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International