Бүген Бөтендөнья банкының Россия Федерациясендәге вәкилләре Татарстан Республикасында әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә контроль-күзәтчелек эшчәнлеге белән таныштылар

2017 елның 8 ноябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында директор Андраш Хорваи җитәкчелегендә Бөтендөнья банкының Россия Федерациясендәге вәкилләре белән очрашу булды. Фикер алышу өчен төп тема контроль-күзәтчелек эшчәнлегенә реформа иде. Очрашу барышында кунаклар Татарстан Республикасында әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә күзәтчелек эшчәнлеге белән, аерым алганда, табигать саклау законнарын бозуларны ачыклау буенча чаралар белән, дәүләт экологик күзәтчелегендәге инновацияләр белән таныштылар. Татарстанның Экология министры Фәрит Габделганиев дәүләт хакимиятенең контроль-күзәтчелек органы уңышының бер өлеше аның халыкка ачыклыгы булуын билгеләп үтте. “Гражданнарга уңайлы булсын өчен, Министрлыкта Республика иҗтимагый экологик кабулияте эшли. Республика гражданнары тарафыннан ачыкланган закон бозулар турында мәгълүмат барлык элемтә каналлары аша керә, бу интернет, электрон почта, “кайнар линия” телефоны, «Халык контроле», «Мәктәп экопатруле», WhatsApp һәм Telegram”, - диде ул. Бөтендөнья банкының Россия Федерациясендәге вәкилләре халык белән аралашу өчен төрле элемтә каналларын файдалануны югары бәяләде. Кунаклар билгеләп үткәнчә, мондый алым аркасында, дәүләт хакимияте органы эшенә карата гражданнарның ышанычы арта, ә бу контроль-күзәтчелек эшчәнлегендә югары уңышларга ирешергә ярдәм итә. Алар әйтүенчә, нәкъ менә әлеге өлкәдә республиканың казанышлары Татарстанны “Контроль-күзәтчелек эшчәнлегенә реформа” программасын тормышка ашыру буенча регион итеп сайлауга сәбәп булган.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International