Россиянең Табигать министрлыгы товарлар файдаланудан калдыкларны утильләштерү нормативларын күтәрергә ниятли

2017 елның 8 ноябре, чәршәмбе

Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы товарлар файдаланудан калдыкларны утильләштерү нормативларын күтәрергә ниятли, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте. Ведомство тарафыннан “2018-2020 елларга товарлар файдаланудан калдыкларны утильләштерү нормативларын раслау турында” Россия Хөкүмәте әмере проекты әзерләнгән. Россиянең Табигать министрлыгы башлыгы документны РФ Хөкүмәтенә керткән.

Документ нигезендә, утильләштерү нормативлары 2018, 2019, 2020 елларга утильләштерү нормативын талгын күтәрүне исәпкә алып билгеләнә. 2018 елга билгеләнә торган норматив, күпчелек төркемнәр өчен 2017 елга билгеләнгән нормативлардан артмый (тигез). Агач товарлар һәм төргәкләү материалы булган төркемнәр, шулай ук сырлы кәгазь һәм катыргыдан эшләнгән товарлар чыгарма булып тора, анда 2018 елга утильләштерү нормативы күтәрелә. Җитештерүчеләрнең һәм импортерларның 2016 елда утильләштерү нормативларын үтәү турында хисаплылыгы мәгълүматлары буенча, агач товарлар буенча фактик утильләштерү җитештерү яки импорт күләменнән 20% диярлек тәшкил иткән.

Бер үк вакытта Сергей Донской Россия Хөкүмәтенә утильләштерелергә тиешле әзер товарлар исемлегенә үзгәрешләрне күздә тота торган әмер проекты да керткән. Министр сүзләренчә, җитештерүченең киңәйтелгән җаваплылыгы йомык цикллы икътисадның заманча элементы булып тора –җитештерүче һәм импортер товарларында алдан ук калдыкны “күрә” белергә тиеш һәм аның эшкәртелүе өчен җаваплылыкта булырга тиеш.

Төзәтмәләр нигезендә, куллану үзенчәлекләрен югалтканнан соң утильләштерелергә тиешле товарлар һәм төргәкләү материалы исемлеге яңа редакциядә бәян ителә һәм берничә принципиаль үзгәрешкә ия. Аерым алганда, исемлек “товарлар” һәм “төргәкләү материалы”на бүленгән.

Исемлеккә III бүлек өстәлгән, анда “Аналогик билгеләнешле һәм (яки) аларны файдаланудан калдыкларны эшкәртүнең аналогик ысулы булган товарлар”, “Җитештерү һәм куллану калдыклары турында” Федераль законның 24.2 маддәсенең 4.2 п. нигезендә яңа төркемнәр һәм товарларның яңа позицияләре өстәлгән (товарлар, төргәкләү материалы төркемнәре исемлеге 36дан 54кә кадәр арткан).

Аерым алганда, документка товарларның яңа төркемнәре кертелгән: “Пыяла көзгеләр”, “Металлдан эшләнгән бөкеләү чаралары”, “Беренчел элементлар һәм беренчел элементлар батареялары”, “Электрон һәм электр үткәргечләр һәм кабельләр”. Әлеге товарлар җитештерү һәм куллануның төрле өлкәләрендә киң файдаланыла, товарларның калдыклары әйләнә-тирә мохит өчен куркыныч булып тора; алар составына файдалы компонентлар кергән клдыклар исемлегенә кертелгән, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017 елның 25 июлендәге № 1589-р әмере нигезендә аларны күмү тыела.

Моннан тыш, сырлы кәгазьдән һәм катыргыдан эшләнгән товарлар, сырлы катыргыдан төргәкләү материалы аерым төркемгә чыгарылган.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International