“Елгабызны могҗизага әйләндерделәр”. Мишә елгасының сул кушылдыгын чистарту эшләре төгәлләнеп килә

2019 елның 11 июне, сишәмбе

“Һәр ел саен безне су баса иде. Бөтен су йортыбыз аша, күршеләребезнең йортлары аша акты. Нәүрәптә 1,8 м биеклектә су торды. МЧС хезмәткәрләрен чакыртырга туры килә иде, – Лаеш районының Бима авылында гомер кичерүче Валентина Синякова язгы ташу чорын әнә шулай дип искә төшерде. Биредә 90 торак йорт – авылның 132 кешесе күп еллар дәвамында су басудан җәза чигеп килгән, инфраструктура объектларына, автомобиль юлы, газүткәргеч, электр һәм элемтә чыбыкларына зыян килгән. Егорьево авыл җирлеге башлыгы Рифат Хәмидуллин сүзләренә караганда, Бимка елгасы юлына пычрак тулганлыктан, суның китүе өчен кар эченнән юллар казылган. Әлеге мәсьәләне хәл кылу максатыннан, муниципалитет елга юлын чистарту-тирәнәйтү буенча проект-смета документларын эшләгән. Объектта эшләр алып баруны финанслауны Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы “2012-2020 елларга Россия Федерациясендә су хуҗалыгы комплексын үстерү” максатчан программасы кысаларында тәэмин иткән һәм дәүләт контракты төзегән.

 2 ел дәвамында тормышка ашырылып килүче проект хәзер инде төгәлләнү стадиясенә кергән. 2 чакрымнан озынрак өлешендә елга юлын чистарту, тирәнәйтү эшләре башкарылган, яр буе территориясен төзекләндерү дәвам итә, биш участогына таш җәелгән инде. Табигатьне саклау эшләренең нәтиҗәсе – 135,3 миллион сумлык зыянны булдырмый калу һәм авыл халкының шатлыклы-рәхмәтле йөзләре. “Елгабызны могҗизага әйләндерделәр! Язын тәрәзәләргә кадәр су күтәрелә иде, хет каравыл кычкыр! Ә хәзер әкияттә яшибезмени! Яр буен сокланып туя алмаслык итеп төзекләндереп куйдылар. Бик зур рәхмәт!” – дип үзенең шатлык-сөенечләре белән уртаклашты Надежда Ильина. Бирегә республикабызда яшәүчеләрнең, шулай ук күрше төбәкләрдән дә килеп-китеп йөрүләрен искәртеп үтәргә кирәк. Изге Параскева Пятница чишмәсе белән данлыклы урыннар бу.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International