Лениногорск шәһәре суды хокук бозучыны су саклау зонасыннан койманы алырга мәҗбүр итте

2018 елның 22 феврале, пәнҗешәмбе

Бетон койманы сүтү юлы белән гражданнарның Дала Зәе елгасына каршылыксыз үтеп керүен тәэмин итәргә. Лениногорск шәһәре суды Писмән авыл җирлеге хакимиятенә карата шундый карар чыгарды. Су объектын саклау кагыйдәләре бозылу очрагын Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары теркәде. "РФ Су кодексының 6 статьясының 8 һәм 6 пунктларына ярашлы рәвештә һәр гражданин уртак файдаланудагы су объектларының яр буе полосаларыннан хәрәкәт итү һәм алар янәшәсендә булу, шул исәптән һәвәскәрлек һәм спорт балыкчылыгы белән шөгыльләнү һәм йөзүче чараларны ярга чыгаруны гамәлгә ашыру өчен (механик транспорт чараларыннан файдаланмыйча) файдаланырга хокуклы. Уртак файдаланудагы су объектларының яр буе полосасының киңлеге егерме метр тәшкил итә," – дип аңлатты экологлар. Әлеге хокук бозу очрагын бетерү максатында Көньяк-Көнчыгыш идарә инспекторлары Лениногорск шәһәре судына әлеге территория хуҗасын койманы сүтәргә мәҗбүр итү турында шикаять юллады. Суд экологлар карарын хуплады һәм хокук бозучыны 2018 елның 1 июненә кадәр төзелмәне сүтәргә мәҗбүр итте.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International