Закон кысаларында. Әлмәт предприятиесендә явым-төшемнән барлыкка килгән һәм кардан эрегән суны җыю системасы урнаштырылды

2018 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

Табигать саклау нормаларына җавап бирүне тәэмин итәрлек корылма урнаштырырга. Әлмәт предприятиесенә карата Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан шундый күрсәтмә бирелде. Компания үзенең хуҗалык эшчәнлеген гамәлгә ашыра торган территория су саклау категориясенә карый. РФ Су кодексының 16 ст. нигезендә мондый зона чикләрендә хуҗалык объектларын эксплуатацияләү бары тик аларны чистарту корылмалары белән җиһазлау шарты белән генә рөхсәт ителә. Су объектын саклау таләпләрен үтәмәү факты буенча предприятие РФ КоАП 8.42 ст. 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды.

Бүгенге көндә Көньяк-Көнчыгыш ТИ инспекторлары ачыклаган җитешсезлек очрагы бетерелгән. Күрсәтмәне үтәү максатында предприятиедә объект территориясеннән явым-төшемнән барлыкка килгән һәм кардан эрегән суны җыю системасын төзү буенча проект эшләнгән һәм тормышка ашырылган. Сәнәгать мәйданының периметры буйлап урнашкан автоном чистарту корылмалары су объектын зыян салынудан саклый.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International