Калдыкларны санкцияләнмәгән рәвештә ташлаган өчен Арчаның "МетРесурсА" оешмасына 100 мең сумлык штраф салынды

2018 елның 26 гыйнвары, җомга

100 мең сум күләмендәге штрафны билгеләнгән чорда түләргә туры киләчәк. Татарстан Республикасы Югары суды Арчаның "МетРесурсА" оешмасына карата оешма территориясендә калдыкларны санкцияләнмәгән рәвештә урнаштырган өчен шундый карар чыгарды. Табигать саклау законнарын бозу очрагы 2017 елның җәендә вертолет белән күзәтү барышында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан ачыкланды. Кара металл һәм лом калдыкларын законсыз урнаштыру мәйданы 40 квадрат метр тәшкил итә. Әлеге факт буенча экологлар РФ КоАП 8.2 ст. ("Җитештерү һәм куллану калдыклары, төп катламны җимерә торган матдәләр яисә башка төрле куркыныч матдәләр белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәү") нигезендә административ хокук бозу турында беркетмә төзеде һәм 100 мең сум күләмендә штраф салыну турында карар чыгарды. "МетРесурс-А" оешмасы, мондый җәза чарасы белән килешмичә, экологлар карарына Арча районы судына шикаять белдерде. Суд Төньяк идарә инспекторлары карарын үз көчендә калдырды. Шуннан соң әлеге мәсьәлә Татарстан Республикасы Югары судында каралды, карар анда да үз көчендә калдырылды. Суд карары нигезендә хокук бозучы билгеләнгән чорда штраф түләргә тиеш, моны эшләмәгән очракта ул РФ КоАП 20.25 ст. 1 өлеше ("Административ штрафны әлеге Кодекс күздә тоткан чорда түләмәү") буенча җаваплылыкка тартылачак, ә барлык материаллар Арча районы судына тапшырылачак.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International