Татарстанның яшь геологлары Себер геологик олимпиадасында катнаша ала

2018 елның 24 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Республикасының геологлар берләшмәләре (5-11 сыйныфлар укучылары һәм аларның җитәкчеләре) Себер геологик олимпиадасында катнашырга чакырыла, аның оештыручылары булып Новосибирск дәүләт университетыныың геологоия-геофизика факультеты, РФА СБ Нефть-газ геологиясе һәм геофизика институты тора.

Әлеге чарада барып та, читтән торып та катнашырга мөмкин. Читтән торып этапта катнашу өчен, http://sgo.igm.nsc.ru/index.php/zaochnyj-tur сайтында теркәлергә һәм эшне 2018 елның 28 февраленә кадәр sib.olympic@gmail.com электрон адресы буенча җибәрергә кирәк. Конкурска геологик олимпиада тематикасы буенча нинди дә булса фәнни проблемага әдәби чыганаклар кулланып башкарылган анализлы эшләр кабул ителә. Авторларга, эшне башкарганда, мөстәкыйль күзәтүләргә, эзләнүләргә һәм интерпретациягә басым ясарга тәкъдим ителә. Шәхсән алынган нәтиҗәләр кертелгән бүлеге һәм эш темасына һәм\яки башкарылган эзләнүләргә мөнәсәбәтле күзәтүләр өлеше булган эшләр югары бәяләнәчәк. Эшләрне бәяләгәндә, түбәндәгеләр исәпкә алына:

- авторның шәхси өлеше;

- теманың һәм материалны бирүнең оригинальлеге;

- эштә куелган максат һәм бурычларның үтәлү дәрәҗәсе;

- эшнең эчтәлегенең аның атамасына туры килүе.

Себер геологик олимпиадасының барып катнашу туры 2018 елның 24-25 мартында Новосибирскидагы Академшәһәрчектә уза. Катнашу өчен, 2018 елның 1 февраленә кадәрhttps://goo.gl/Ng2Aai сайтында электрон формада беренчел заявканы тутырырга кирәк.

Себер геологик олимпиадасында катнашу кагыйдәләре белән http://sgo.igm.nsc.ru/ сайтында танышырга мөмкин.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International