Яшел зачет кенәгәләре кертү, хәрәкәтне Кырымда ачу, ЭКОбәйрәмнәр үткәрү. Бүген “Чиста булыр” Экология елына йомгак ясады

2017 елның 6 декабре, чәршәмбе

200 өмә, табигать турында 120 дәрес, 6 балалар ЭКОбәйрәме, палатка тибында 3 смена. Бүген “Чиста булыр” Татарстан Республикасы яшьләр экологик хәрәкәте Экология һәм җәмәгать урыннары елы йомгакларын ясады. Казанда узган тантаналы чарада 43 районнан һәм федераль әһәмияттәге 2 шәһәрдән 350 иң яхшы активист җыелды. “Бу үз үрнәкләре белән табигатьне ничек сакларга кирәклеген күрсәтә торган кешеләр. Туган республикабызда әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләрен чишәргә бүтәннәрне дә нәкъ менә алар дәртләндерә. Әлеге юнәлештә катнашучы яшьләрнең саны елдан ел арта бару куанычлы. Бүген “Чиста булыр” хәрәкәте яшь буынның 7 меңнән артык вәкилен берләштерә, бу әле рәсми сайттта теркәлгәннәре генә”, - диде Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев “Чиста булыр” яшьләр хәрәкәтенең халыкның экологик культурасын күтәрүдә мөһим роль уйнавын билгеләп үтте. “Активистлар эшчәнлеге аркасында татарстанлыларның фикерләве үзгәрә, әйләнә-тирә мохиткә карата сакчыл һәм аңлы мөнәсәбәт формалаша”, – диде ул. Әлеге хәрәкәтнең җитәкчесе Диләрә Сатикова республикада һәм аның территориясеннән читтә хәрәкәтнең актив үсүе турында сөйләде. Моның ачык мисалы булып 2017 елда Кырым Республикасында “Чиста булыр” ячейкасы ачылу тора. Диләрә Сатикова яшьләр экология мәсьәләләрен хәл итүгә карата кызыксынулы дип саный. Аның сүзләре буенча, быел “Чиста булыр” активистлары Татарстанда 300дән артык табигать саклау мероприятиесе үткәргән. Бу территорияләрне төзекләндерү һәм сулыкларны чистарту буенча акцияләр, агачлар һәм куаклар утырту, тематик флэшмоблар, велоузышлар, табигать турында дәресләр, палатка тибында уздырылган профильле экологик сменалар. Быел беренче тапкыр активистлар балалар өчен эклогик бәйрәмнәр үткәрде, алар Алабугада, Түбән Камада, Зәйдә, Яр Чаллыда, Казанда һәм Әлмәттә узды. Хәрәкәттә катнашучылар катнашкан яки үзләре үткәргән экологик-мәгърифәти һәм санитар-экологик чаралар яшел зачет кенәгәсенә кертелә. “Бу быелның яңалыгы, ул ел йомгаклры буенча активистларның эшен бәяләргә, шулай ук мөмкин булган кадәр күбрәк яшьләрне табигать саклау эшчәнлегенә җәлеп итәргә мөмкинлек бирә”, - дип сөйләде Диләрә Сатикова. Экологик-мәгърифәти эшчәнлек буенча быелның йомгаклары буенча хәрәкәтнең 7 активисты бик яхшы өлгереш күрсәтте. Хәрәкәт лидерларыннан берсе һәм “Яшел гвардия” командасы кураторы Талия Заинатова әлеге хәрәкәткә быел гына кушылды, тик инде туган җире Арчада 20 табигать саклау чарасы үткәрде һәм катнашты. “Шәһәремдә һәрчак чиста булуын телим. Нәкъ менә шул теләк мине “Чиста булыр” хәрәкәтенә алып килде”, - дип сөйләде ул. “Яшел җиделеккә” шулай ук Казаннан, Зәй, Буа, Минзәләдән активистлар керде. Моннан тыш чара кысаларында «Яшел эстафета» онлайн эко-квесты призерларын һәи җиңүчеләрен, иң актив катнашучыларны, хәрәкәт остазларын һәм укытучыларын, укытучылар арасында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Хәрәкәттә катнашучылар билгеләп үткәнчә, 2017 елда күп эшләр башкарылды, киләсе елга шулай ук яңа проектлар һәм идеяләрне тормышка ашыру, күп кенә табигать саклау мероприятиеләре үткәрү планлаштырыла.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International