Елга юлларын чистарту һәм турайту буенча чаралар һәм гидротехник корылмаларга капиталь ремонтлау турында бүген «Татар-информ» МАда матбугат конференциясендә сөйләделәр

2017 елның 4 декабре, дүшәмбе

53 меңнән артык кеше ташулардан сакланды, суларның тискәре йогынтысыннан булырга мөмкин булган 2 миллиард сумнан артыклык зыян булдырылмый калды. Елга юлларын чистарту һәм турайту буенча чаралар һәм гидротехник корылмаларга капиталь ремонтлау турында бүген «Татар-информ» МАда матбугат конференциясендә сөйләделәр. Журналистларның сорауларына Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Инсаф Галиуллин һәм Министрлыкның Икътисад һәм инвестиция эшчәнлеге идарәсе башлыгы Таһир Вәлиев җавап бирде. “Агымдагы елда республика территориясендә 22 гидротехник корылманы капиталь ремонтлау төгәлләнә. Әлеге объектлар язгы ташу чорында суларны авариясез үткәрүгә әзерләнде, бу халыкны суларның тискәре йогынтысыннан сакларга һәм мөмкин булган зыянны булдырмый калырга мөмкинлек бирәчәк”, -диде Инсаф Галиуллин. Башкарылган эш кысаларында су саклау зоналарының һәм яр буе саклау полосаларының 1787,7 километр чиге билгеләнде. Су саклау зоналары кишәрлекләрендә хуҗалык һәм бүтән төр эшчәнлек алып баруның махсус режимы турында гражданнарга һәм юридик затларга мәгълүмат бирү максаты белән, 374 мәгълүмат билгесе урнаштырылды. Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычлары яр сызыкларының һәм Әгерҗе, Актаныш, Алексеевск, Алабуга, Кама Тамагы, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Түбән Кама, Балык Бистәсе, Спас, Тәтеш, Тукай һәм Чистай районнары чикләрендә утраулар системаларының 16 участогының урыннарын аныклау буенча эш гамәлгә ашырылды. 5,0 кмдан артык озынлыкта 6 елгада (Апас районында Бия, Бөгелмә районында Дала Зәе, Сарман районында Минзәлә, Аксубай районында Кече Сөлчә, Саба районында Саба, Казанда Казансу) юл турайту һәм төп тирәнәйтү эшләре башкарылды. 3 су объектында (Спас районында күл, Алексеевск районында сазлыкланган күл һәм Кече Чирмешән елгасы, Казанда Аккош күлләре системасы) чистарту һәм экологик реабилитацияләү буенча эшләр башкарылды. Әлеге табигать саклау чаралары халыкны язгы су ташулардан саклау, янгынга каршы су тәэминатын булдыру һәм суларның тискәре йогынтысыннан булырга мөмкин булган зыянны булдырмый калу максаты белән үткәрелде.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International