"Безнең бурыч – әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогытыны булдырмау”. Бүген Баулыда Татарстан Экология министрлыгының күчмә киңәшмәсе булды

2017 елның 10 ноябре, җомга

Атмосфера һавасын һәм су объектларын саклау өлкәсендә табигать саклау чаралары үткәрү буенча тәҗрибә уртаклашу. Шундый максат белән бүген Баулыда Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының күчмә киңәшмәсе булды. Мероприятиедә Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары –әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә Татарстанның Баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров, территориаль идарәләр башлыклары, Баулы районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Гузаиров, Баулы районы Башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин катнашты. Фаяз Шакиров киңәшмә үткәрү урынының очраклы сайланмаганлыгын билгеләп үтте. Нәкъ менә шушы район экология өлкәсендә иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән. “2015 елда Экология министрлыгы инспекторлары рөхсәт ителгән чиктән арткан концентрацияләр булган юынтык суларны агызып чыгару фактын ачыклаган иде. Хәзерге вакытка күрсәтмәләр һәм судларга шикаятьләр нәтиҗәләре буенча күп эш башкарылды. Хәзер юынтык сулар бернинди артуларсыз агызып чыгарыла. Татарстан Экология министрлыгының күзәтчелек эшчәнлеге нәкъ менә шуңа юнәлтелгән. Безнең бурыч – закон бозучыны җәзалау түгел, ә әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны булдырмау”, -диде министр урынбасары. Баулы районында экологик шартларны яхшырту максаты белән, 2017 елда берничә табигать саклау мероприятиесе уздырылды. Экология елында, баулылылар 2000гә якын яшь агач һәм куак утырттылар. Район Башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин әйтүенчә, Баулы һәм Ык елгаларын чистарту буенча бик зур эш башкарылган, шулай ук 90га якын чишмә төзекләндерелгән. Шулай ук районда икенчел чимал җыю буенча акцияләр популярлаша бара. Фаяз Шакиров баулылыларның табигать саклау эшчәнлеген югары бәяләде. Ул халыктан калдыкларны 100% җыюның республикада иң яхшы практика булуын билгеләде һәм әлеге юнәлештә эшне киләчәктә дә дәвам итәргә кирәклеген билгеләде.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International