Түбән камалылар калдыкларны аерым җыюга кушылдылар

2017 елның 9 октябре, дүшәмбе

Кәгазь, пыяла һәм пластик. Түбән Камада икенчел чимал җыю пунктлары оештырдылар. Чүп-чарны аерым җыю өчен контейнерларны шәһәрнең ике торак районында урнаштырдылар. “Андый мәйданчыклар пөхтәрәк күренә, ә контейнерлар файдаланырга уңайлы һәм җайлырак”, - дип бәяләде Түбән Кама кешеләре. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе белгечләре билгеләгәнчә, чүп-чарны сортларга аеру тәҗрибәсе әйләнә-тирә мохитнең пычрануын киметергә мөмкинлек бирәчәк һәм шәһәр кешеләрен калдыклар белән кыйммәтле икенчел чимал чыганагы буларак эш итәргә өйрәтәчәк.

Калдыкларны аерым җыю тәҗрибәсе Россиянең күп шәһәрләрендә кертелгән, шул исәптән, Казанда һәм Яр Чаллыда. Максат – чүп-чарны утильләштерү нәтиҗәлелеген арттыру һәм аны зарарсызландыру процессын куркынычсызрак итү.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International