1987 елның 28 ноябрендә ТАССРның Апас районының Каратун ст. туган.
Белеме:
Югары, Казан дәүләт финанс-икътисад институты, 2008 ел, «Икътисад» юнәлеше буенча бакалавр, «Кыйммәтле кәгазьләр базары һәм биржа эше» белгечлеге;
Югары, Казан дәүләт финанс-икътисад институты, 2009 ел, «Финанслар һәм кредит белгечлеге» буенча икътисадчы, «Банк эше» белгечлеге;
Югары, И.Н.Ульянов исемендәге Чуваш дәүләт университеты, 2019 ел, Юриспруденция юнәлеше буенча бакалавр
Хезмәт эшчәнлеге:
18.09.2008 - 06.08.2010 - «Казанский» банкы» ААҖдә физик затлар белән операцияләр идарәсенең халык белән эшләү буенча 6 нчы бүлеге контролеры;
16.08.2010 - 10.10.2012 - «БелСтар» ҖЧҖдә гомуми мәсьәләләр буенча директор урынбасары;
12.11.2012 - 11.09.2013 - Буа райпосы рәисенең финанс мәсьәләләре буенча урынбасары;
18.10.2013 - 09.04.2018 - Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе;
18.04.2018 - 18.06.2018 - Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының координацияләү һәм планлаштыру бүлеге башлыгы;
18.06.2018-26.03.2020 - Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының дәүләт заказы һәм конкурс сатулары бүлеге башлыгы;
27.03.2020 - 17.05.2023 - Апас муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе;
18.05.2023 башлап - Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары.
Гаилә хәле: өйләнгән, өч бала тәрбияли.