Дәүләт экология күзәтчелеге инспекциясе

назад

Үзенә йөкләнгән бурычлар нигезендә түбәндәге функцияләрне гамәлгә ашыра:

1. Министрлыкның территориаль идарәләренең хуҗалык һәм башка төр эшчәнлекне башкарганда, федераль дәүләт экология күзәтчелегенә караган объектларны куллану эшчәнлегеннән тыш, алар тарафыннан региональ дәүләти экологик күзәтчелекне гамәлгә ашыру эшчәнлеген координацияли һәм контрольдә тота.

2. Министрлыкка бирелгән вәкаләтләр кысаларында региональ дәүләт экология күзәтчелеген оештыра һәм гамәлгә ашыра шул исәптән:

- атмосфера һавасын саклау өлкәсендә;

- калдыклар белән эш итү өлкәсендә;

- су объектларын куллану һәм саклау өлкәсендә;

- җирле әһәмияттәге җир асты байлыклары участокларына карата җир асты байлыкларын геологик өйрәнү, рациональ файдалану һәм саклауны.

3. Әйләнә-тирә мохитне саклау, экологик куркынычсызлык, су объектларын саклау һәм рациональ файдалану өлкәсендәге республика максатчан программаларын һәм проектларын эшләүдә һәм тормышка ашыруны тәэмин итүдә катнаша.

4. Әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә Татарстан Республикасы законнары һәм башка норматив хокукый актлары проектларын эшләүдә катнаша.

5. Әйләнә-тирә мохиткә, анда барган физик, химик, биологик процесслар, атмосфера һавасы, су объектлары, туфрак пычрану дәрәҗәсе, шулай ук бу процессларның әйләнә-тирә мохиткә йогынтысы нәтиҗәләренә дәүләт мониторингын үткәрүдә катнаша.

6. Юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә планлы тикшерүләр үткәрү еллык планын әзерли һәм килештерә.

7. Әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигатьтән файдалануны җайга салу белән бәйле идарә органнары системасы, предприятиеләр, учреждениеләр һәм оешмалар өчен кадрлар әзерләүдә, яңадан әзерләүдә һәм квалификацияләрен күтәрүдә катнаша.

8. Территориаль идарә инспекторлары төзегән административ материалларга анализ ясый, җитәкчелек тарафыннан билгеләнгән срокларда нәтиҗәләр буенча җыелма мәгълүмат белешмәсе һәм методик тәкъдимнәр әзерли.

Алимов Әдел Равил улы
Дәүләт экология күзәтчелеге инспекциясе
Алимов Әдел Равил улы
Бүлек җитәкчесе
Шамарданова Гульнара Раисовна
Телефон:
267-68-85
Email:
Күзәтчелек эшчәнлеген мониторинглау бүлеге
Алимов Әдел Равил улы
Бүлек җитәкчесе
Телефон:
267-68-73
Email:
Геологик күзәтчелек бүлеге
Бородулина Кристина Сергеевна
Бүлек җитәкчесе
Телефон:
267-68-40
Email:
Экологик күзәтчелек бхлеге
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International